Буадан Игорь Мамкин һәм аның эте “Гордый Ветер” (Гектор) Россиядә иң оста эзләүче-коткаручылар (+фото)
Игорь Мамкин - 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядының 1 класслы коткаручысы. Күптән түгел ул "Гордый Ветер" (Гектор) кушаматлы эте белән Пермь краеның Березники шәһәрендә үткән "Коткаручыларның Россия берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының эзләү кинология расчетларының II ачык Бөтенроссия сертификацияләү бәйгесендә җиңеп кайтты. Малинуа овчаркасы белән бергә өчтөрлелек ярышларында, "Күндәмлекне һәм җитезлекне...
Игорь Мамкин - 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядының 1 класслы коткаручысы. Күптән түгел ул "Гордый Ветер" (Гектор) кушаматлы эте белән Пермь краеның Березники шәһәрендә үткән "Коткаручыларның Россия берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының эзләү кинология расчетларының II ачык Бөтенроссия сертификацияләү бәйгесендә җиңеп кайтты. Малинуа овчаркасы белән бергә өчтөрлелек ярышларында, "Күндәмлекне һәм җитезлекне тикшерү" дисциплинасында беренче, "Техноген җимерекләрдә эзләү"дә икенче булдылар. Ә барлык нәтиҗәләр буенча 207,5 балл туплап, беренче урын яуладылар. Сүз уңаеннан, икенче урын алучыны шактый күпкә - 20,8 баллга уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев