Буадан полиция лейтенанты Ранис Гыйматдинов юл инспекторларыннан качкан “Мерседес”ның капотына “утырып” барып, йөртүчене туктарга мәҗбүр иткән егет шушы ул
Узган шимбәдә социаль челтәрләрдә Буада ГАИ хезмәткәрләренең йөртүчене куып тоткарлавы турында видео йөрде. Кискен сюжетлы детективка хас кадрларны күргәннән соң башыма килгән беренче уй шушы булды - герой инспекторны эзләп табарга кирәк! Ул үз тормышын кыл өстенә куеп закон бозучыны туктарга мәҗбүр иткән!
Ниһаять, лейтенант Ранис Гыйматдинов каршымда. Гаҗәп тыйнак булып чыкты әле ул. Сорауларыма кыска җаваплар бирә, мактанырга гомумән яратмый бугай. Хәлнең ничек булганын да, артык тәсфилләмичә генә, сөйләп чыкты.
Ул төнне Ранис Гыйматдиновның һәм хезмәттәше Алексей Дубовның гадәти кизү торуы була. Төнге сәгать икеләр. Шикәр заводы мәчете янында торганда хезмәткәрләрнең игътибарын тәрәзәләре тонировкаланган, дәүләт номеры булмаган кара төстәге чит ил машинасы җәлеп итә. Туктаталар. Руль артында яшь егет. Алексей Дубов, “Мерседес”ка якын килеп, йөртүчедән документларын күрсәтүне сорый, “трубка”га өреп карарга куша. Шунда йөртүче, янында утырган пассажиры белән күзгә-күз карашып ала да, туктаган җиреннән газга баса. Выжылдап кузгалган автомобиль алда торган Ранис Гыйматдиновны бәрдерә. Бәрелүдән инспектор “Мерседес”ның капотына килеп төшә. Машина светофорга да туктамыйча 120-130 километр тизлек белән шәһәр үзәге ягына куа. Төшеп калмас өчен бар көче белән капотка ябышкан инспектор, үзенә янаган куркыныч турында бөтенләй онытып, йөртүчене ничек тә туктатырга тырыша. Әмма тегесе “машинаны туктат” дигән кычкыруларны ишетми дә кебек. Шунда Ранис пистолетын чыгарып, корал белән автомобильнең алгы тәрәзәсенә төя башлый. Бар көчкә сугулардан “Мерседес”ның алгы тәрәзәсе челпәрәмә килә. Бу вакытта качкын машина лицей-интернат яныннан борылып, Роза Люксембург урамыннан Космовскийга чыккан була. Алга таба хәрәкәт итәргә күз күреме калмагач, йөртүче туктарга мәҗбүр була. Ул арада ДПС автомобилендә напарнигы да килеп туктый. Ранис һәм Алексей авызыннан аракы исе аңкыган йөртүчене икәүләп кабинадан төшерәләр. Унтугыз яшьлек йөртүче егет исереклеген дәваханәдә дәлилләүдән баш тарта. Аннан башка салоннан тагын биш пассажир чыга әле! Закон бозучыны район эчке эшләр бүлегенә китерәләр, ә “Мерседес”ны штрафстоянкага куялар.
Соңыннан ачыкланганча, йөртүче дә, аның юлдашлары да барысы да Апас районыннан була, үзләре әйтүенчә, Буага ял итәргә килгәннәр. Йөртүченең “правасы” юк, ул беркайчан булмаган да. Фаразлау буенча автомобиле бабасыныкы. Онык транспортның дәүләт номерын салдырган. Кызык эзләп йөргән төркемнең Буада “ялы” шулай күңелсез тәмамланган.
Йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Безнең герой Ранис Гыйматдинов исә хезмәтен дәвам итә, Һөнәрен яратып башкаруын белдерә. Аны сайлауда ике туган апасы һәм абыйларның йогынтысы зур булы, ди.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев