Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буага Казанның “Урам” экстрим паркы спортчылары, райдерлары килде

Татарстанда старт алган “Урам ТУР” проекты кысаларында алар 15 районда булып экстрим спорт белән кызыксынучылар белән очрашачаклар, мастер- класслар күрсәтәчәкләр. Бүген спортчылар белән автобус Буаның Үзәк паркына килде.

 

Әлеге чара турында Буаның төрле чатларына хәбәр иттеләр. Урам спортыны юнәлешләре белән кызыксынучыларны төркемнәрдә теркәлергә чакырдылар. Кемнәр әле яңа гына аяк баскан булсалар да, килегез, сезнең өчен дә файдалы дәресләр бирәчәкләр дип яздылар.

Паркның экстрим мәйданчыгы тирәсендә көннең икенче яртысында ук скейтлар тоткан, самокатларга баскан һәм велосипедларга утырган балалар һәм яшьләр җыела башладылар.

Казанның УРАМ паркы компьюнити-менеджеры Амир Нуриев килде.

Ул Буада беренче тапкыр һәм экстрим спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә беренче адымнар ясау өчен  менә дигән мәйданчыклар булуын әйтә.

-Буада экстрим спортны үз итүче актив яшьләр булуын күрәм. Скейтбордта, самокатта, велосипедта да йөрүчеләр күп. Хәзер урам спортының кайберләрен олимпия уеннарына кертәчәкләр. Шуңа профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Күрәм, сезнең кечкенә генә шәһәрдә дә менә дигән мәйданчыклар бар. Бик әйбәт, йөрегез, кызыксыныгыз. Кызыксынган элементлар, трюклар белән “Урам-парк” мәйданнарының рәсми төркемнәрендә дә танышырга була. Ә инде Казанда урамындагы мәйданчыкта профессиональләр белән очрашырга була, - ди Амир.

Проектның төп максаты – урам спорты белән бәйле җирле җәмгыятьләргә ярдәм итү һәм төрле шәһәрләрдән килгән спортчылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыру. «УРАМ Тур» катнашучыларга фикердәшләр табарга, спорт осталыгын үстерергә һәм Татарстанның урам мәдәнияте җәмгыятенең бер өлеше булырга ярдәм итә.

«УРАМ Тур» 29 һәм 30 август көннәрендә узачак «УРАМ» урам мәдәнияте фестивале алдыннан үткәрелә. Фестиваль программасында – төрле дисциплиналар буенча ярышлар, урам мәдәнияте буенча мастер-класслар, бию бәйгеләре, музыкантлар, диджейлар һәм чакырылган хедлайнерларның чыгышлары каралган. Төп чаралар традиция буенча 30 август көнне «УРАМ» экстрим-паркы территориясендә узачак.

Турны «УРАМ» экстрим-паркы командасы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, «Татарстанда җәй» проектлары һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев