Буага көньяк үрмәкүчләре килергә мөмкин
Бу хакта белгечләр кисәтә. Климат җылынуга бәйле рәвештә, куркыныч җөҗәкләр Россиянең үзәк полосаларына табан тизрәк хәрәкәт итәләр.
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте башкарма директоры Ярослав Вольпин әйтүенчә, урта киңлекләргә каракорт дип аталучы үрмәкүч килергә мөмкин. Ул нигездә дала һәм ярымчүл зоналарында яши. Дөрес, әлегә безнең климат алар өчен кырысрак, әмма климат җылыну шулай тиәз барса, бу вакыт эше, диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев