Буага Рөстәм Миңнеханов килде (фоторепортаж)
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов утырган вертолет бүген көндез дүртенче ярты булганчы Буа җиренә төште. Республика лидеры алдан билгеләнгән вакыттан 10 минутка иртәрәк тә килеп җитте. Ул алдан яңа төзелгән "Светофорик" балалар бакчасын ачуда катнашты. Ул, бинаның эченә үткәч, бакчаның Казандагылар белән янәшә куярлык заманча, матур булуын...
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов утырган вертолет бүген көндез дүртенче ярты булганчы Буа җиренә төште. Республика лидеры алдан билгеләнгән вакыттан 10 минутка иртәрәк тә килеп җитте. Ул алдан яңа төзелгән "Светофорик" балалар бакчасын ачуда катнашты. Ул, бинаның эченә үткәч, бакчаның Казандагылар белән янәшә куярлык заманча, матур булуын әйтте. Рөстәм Нургалиевич шулай ук "Ак Барс" холдинг компаниясенең "Авангард" ЧҖҖнең ит продуктлары җитештерү, саклау һәм эшкәртү цехын эксплуатациягә тапшыру тантанасын да күрде. Президентның Буага визиты турында тулырак материалны "Байрак"ның 24 июль санында укыгыз.
.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев