Буалы студент кыз мошенник үтенече буенча курсташын микрозайм рәсмиләштерергә күндергән
Март башында район полиция бүлегенә бер микрофинанс оешмасы вәкиле Буа районында яшәүче хатын-кызның займны түләмәве турында мөрәҗәгать иткән.
Ул урта һөнәри белем бирү йортының 2 курс студенты булып чыга. Аның исеменә гомуми суммасы 30 мең сум булган микрозаймнар рәсмиләштерелгән булган. Эш болай була: башта бер төркемдәш кызы аның исеменә 1000 сумлык микрозайм рәсмиләштерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бурычны үзе түләячәген әйткәч, кыз моңа ризалашкан. Ул аңа үзенең шәхси мәгълүматларын, паспорт фотосын, шәхси кабинеттан раслау кодларын тапшырган. Әмма нәтиҗәдә бер мең сумлык займ урынына, аның исеменә берничә займ рәсмиләштерелгән булып чыга. Баксаң, төркемдәшен мессенджерда очраклы танышкан бер егет акча эшләү сылтавы белән микрозаймнар алырга күндергән. Ләкин кыз үзенә займ рәсмиләштерергә теләмәгән, ә дустын күндергән. Нәтиҗәдә, студентлар акча эшли алмау өстенә микрофинанс оешмасына бурычлы да булып калганнар, ә онлайн-таныш, мессенджерда аларны блокировкалап, юкка чыккан. Бу егетнең исеменнән башка бернинди мәгълүмат та белмиләр.
Уяу булыгыз, мессенджерлардан таныш булган кешеләргә ышанмагыз, шәхси мәгълүматларыгызны өченче затларга тапшырмагыз, бу хакта балаларыгыз, студентлар белән сөйләшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев