Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы пассажир хатын-кыз Апас районындагы ДТПда һәлак булды (+ фото)

Буада яшәүче 1949 елгы хатын-кызның үлеменә, тагын биш кешенең төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китергән өч автомобиль катнашындагы әлеге юл-транспорт вакыйгасы шимбә иртәсендә Казан-Ульяновск автомобиль юлының Апас районы территориясендә булды. Казан ягына баручы "ВАЗ-2107" автомобиленә идарә итүче 1994 елгы егет йөк автомобилен узу өчен каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм...

Буада яшәүче 1949 елгы хатын-кызның үлеменә, тагын биш кешенең төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китергән өч автомобиль катнашындагы әлеге юл-транспорт вакыйгасы шимбә иртәсендә Казан-Ульяновск автомобиль юлының Апас районы территориясендә булды. Казан ягына баручы "ВАЗ-2107" автомобиленә идарә итүче 1994 елгы егет йөк автомобилен узу өчен каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм идарәне югалтып, 1988 елгы ир-егет идарә иткән "Лада Калина" һәм руль артында 1991 елгы ир-егет булган "Мазда-6" автомобильләре белән бәрелешә. Бәла булган урынга 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җиткәндә 66 яшьлек хатын-кыз үлгән була инде. Каза күрүчеләр - "ВАЗ" йөртүчесе һәм пассажирлары - 1991 һәм 1995 елгы егетләр, "Лада Калина" йөртүчесе һәм 1991 елгы пассажир хатын-кыз Буа районы үзәк дәваханәсенә озатылалар. "ВАЗ" йөртүчесе юл уңаеннан пассажирлар алган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев