Буалы Полина Кузьмина дүр бәйгедә призер булды (фоторепортаж)
Шәһәрнең 5 номерллы гимназиясенең 7 сыйныф укучысы моңа Казанда, "Волга" яшьләр үзәгендә узган Балалар Оешмалары Советы утырышы кысаларында оештырылган республика спартакиадасында иреште. Полина анда "Челноклы йөгерү" буенча 1 дәрәҗә, "Скакалка", "Йөзү", "Җиңел атлетика" төрләрендә 2 дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Ә Республиканың барлык төбәкләреннән активистлар, совет әгъзалары җыелган утырышта Буадан мәктәптән...
Шәһәрнең 5 номерллы гимназиясенең 7 сыйныф укучысы моңа Казанда, "Волга" яшьләр үзәгендә узган Балалар Оешмалары Советы утырышы кысаларында оештырылган республика спартакиадасында иреште. Полина анда "Челноклы йөгерү" буенча 1 дәрәҗә, "Скакалка", "Йөзү", "Җиңел атлетика" төрләрендә 2 дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Ә Республиканың барлык төбәкләреннән активистлар, совет әгъзалары җыелган утырышта Буадан мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар оешмалары белән эшләү буенча методисты Светлана Мельгунова җитәкчелегендә тагын гиназиянең 10 сыйныф укучысы Ника Дроздова да катнашты. Балалар янына кунакка педагогия фәннәре докторы, профессор, Россия дәүләт социаль университетының кафедра мөдире, уку китаплары авторы, "XXI гасыр лидеры" Бөтенроссия конкурсының жюри әгъзасы Сергей Тетерский да килгән иде, тренинглар үткәрде. Төрле мастер-класслар да оештырылды. Йөзү буенча бәйгене спорт йөзүе буенча спорт остасы Адилә Вахитова, аквааэробика буенча инструктор Алина Попова үткәрделәр. Балаларны төрле алымнарга өйрәттеләр, ирекле стильдә йөзеп күрсәттеләр.
.jpg)











Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев