Буалылар, “Сугыш еллары фотохроникасы” архивында фото истәлекләр калдырыгыз (+фото)
Быелның апрель аеннан башлап ТР ветераннариның региональ иҗтимагый оешмасы "Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы" дигән акция игълан итә. Аның кысаларында сугыш елларындагы фотографияләрнең электрон архивы тупланып, ул "ТР Милли музее"на саклауга тапшырылачак. Сугыш еллары фотохроникасы электрон архивында әлеге фотолардагы кешеләр, аның нинди вакыйга урынында булуы, фотографияне кем кулы белән...
Быелның апрель аеннан башлап ТР ветераннариның региональ иҗтимагый оешмасы "Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы" дигән акция игълан итә. Аның кысаларында сугыш елларындагы фотографияләрнең электрон архивы тупланып, ул "ТР Милли музее"на саклауга тапшырылачак. Сугыш еллары фотохроникасы электрон архивында әлеге фотолардагы кешеләр, аның нинди вакыйга урынында булуы, фотографияне кем кулы белән тапшырылганлыгы турында кыскача комментарийлар да язылачак.
Буалылар, сез гаилә архивыгызда сакланган шундый фотоларны алып килеп, якыннарыгыз турында истәлекләрне мәңгеләштерә аласыз. Әлеге эш белән районда мәктәпләр шөгыльләнәчәк. Фотографияләр, сканерлап алынганнан соң, кире кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев