Буалыларны “Гаиләне саклаучы” (“Семейный оберег”) хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз
Татарстанда авыр хаста балалар - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен ярдәм җыю максаты белән шул исемдәге хәйрия акциясе үткәрелә. Анда һәр буалы катнаша ала. Моның өчен үз кулларың белән эшләнгән яисә сатып алынган "гаилә сакчыларын" 22 августка кадәр район ЗАГС бүлегенә китерергә кирәк. Алар "Нечкәбил" конкурсы финалына...
Татарстанда авыр хаста балалар - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен ярдәм җыю максаты белән шул исемдәге хәйрия акциясе үткәрелә. Анда һәр буалы катнаша ала. Моның өчен үз кулларың белән эшләнгән яисә сатып алынган "гаилә сакчыларын" 22 августка кадәр район ЗАГС бүлегенә китерергә кирәк. Алар "Нечкәбил" конкурсы финалына кадәр үткәреләчәк ярминкәләрдә сатылачак. Җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк. Ә "оберегларны" сатып алучыларның йортына бәхет, шатлык, иминлек иңәчәк, ул сезне битарафлыктан, рәхимсезлектән саклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев