Буалылар игътибарына: быелның 1 сентябреннән Россиядә товарларны ваклап сату кагыйдәләре үзгәрәчәк
2026 елның 1 сентябреннән 2032 елның 1 сентябренә кадәр яңалары гамәлдә булачак (РФ Хөкүмәтенең 2026 елның 30 маендагы 657 номерлы карары):
• Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре;
• мондый товарны ремонтлау яисә алмаштыру чорына кулланучының шул ук төп куллану сыйфатларына ия товарны аңа түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге;
• алмаштырылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге.
Мәсәлән, товарларны агрегатор аша сатканда сатучы үзе турында мәгълүматны сайтта, интернет битендә һәм агрегатор хуҗасының ЭВМ өчен программада күрсәтергә тиеш була. Ике субъект та товарны дистанцион сату ысулы белән кулланучыга дәгъва юллау ысуллары турындагы мәгълүматны җиткерергә тиеш.
Моннан тыш, кыйммәтле металлар һәм ташлар сату үзенчәлекләре актуальләштерелгән.
РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары, РФ Хөкүмәтенең 2024 елның 17 маендагы 616 номерлы карары белән расланган элекке шундый ук кагыйдәләр һәм исемлекләр үз көчен югалтачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев