Буалылар колагына: акция буенча сатып алган товарны алмаштырганда өстәп акча түләргәме?
“Туганым 50 процент ташлама белән 2000 сумлык куртканы 1000 сумга сатып алды. Кызганычка каршы, аның үлчәме туры килмәде, сатучыга кире китерергә туры килде. Әмма ул, хәзер инде акция бетте, куртканың башка үлчәмлесен тагын 1000 сум өстәп алырга туры киләчәк, дип белдерде. Ул дөрес эшлиме? Энҗе Кәримова. Буа шәһәре.”
Сорауга ТР Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин җавап бирә:
- “Кулланучы хокукларын яклау турында”гы закон буенча сатып алучы төсе, фасоны, үлчәме буенча туры килмәгән товарны кире кайтарырга яисә тиңдәшкә алмаштырырга хокуклы. Бу очракта сатып алучы сатучы мөрәҗәгате буенча куртканы кире кабул итәргә һәм 1000 сумны кайтарырга яисә ул икенче үлчәмдәгесен сораса, алмаштырырга тиеш иде. Товар акция кысаларында сатып алынган, дип, аны алмаштырганда өстзмә түләү алу да дөрес түгел, бу кулланучы хокукын бозуга керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев