Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаны тагын да яшелләндерү кирәк. Район башлыгы Ранис Камәртдинов агач утыртуга системалы рәвештә керешергә чакырды

Буаны тагын да яшелләндерү кирәк. Район башлыгы Ранис Камәртдинов агач утыртуга системалы рәвештә керешергә кирәк, диде.

 

Шушы көннәрдә түгәрәк өстәл артында шәһәр җитәкчелеге һәм район территориясен төзекләндерү өчен җаваплы оешма-поредприятиеләр җитәкчеләре белән шул темага эшлекле сөйләшү булды. Ранис Камәртдинов белдерүенчә, шәһәрдә агач-куаклар утыртуны  тиешенчә оештыру җитми.

- Ел да яшелләндерү эшен оештырабыз. Оешма-предприятиеләр, яшәүчеләр үзләреннән зур өлеш кертәләр, әлбәттә,  башкарылган хезмәтләр мактауга лаек. Әмма бу гына аз. Бигрәк тә күпкатлы йортлар ишегалларына игътибар итәргә кирәк, Анда яшеллек җитеп бетми, - ди ул.

Ранис Камәртдинов оешма-предприятиеләр коллективларын, идарәче компанияләрны һәм ТСЖларны, бигрәк тә яшәүчеләрне  бу эштә актив булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев