Буаның булачак ташчыларыннан иң остасы кем? (+ фото)
Моны ачыклауга багышланган бәйге узды Буа ветеринария техникумында. Ул WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының "Кирпеч өю" компетенциясе буенча оештырылды. Сайлап алу турын уңышлы узган егет Буа данын челтәр этабында якларга тиеш булачак. Шуңа да биредә "Гомумтөзелеш эшләре остасы" бүлегенең икенче-өченче курсларында белем алучы җиде егет алдан бирелгән схема буенча диварны бик...
Моны ачыклауга багышланган бәйге узды Буа ветеринария техникумында. Ул WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының "Кирпеч өю" компетенциясе буенча оештырылды. Сайлап алу турын уңышлы узган егет Буа данын челтәр этабында якларга тиеш булачак. Шуңа да биредә "Гомумтөзелеш эшләре остасы" бүлегенең икенче-өченче курсларында белем алучы җиде егет алдан бирелгән схема буенча диварны бик тырышып өйделәр. Әлегә лидерлык Владислав Калистратов, Илдус Низаметдинов һәм Евгений Илюшкин кулында. Алар арасында тагын бер сайлау булачак - техникумлылар челтәр этабына "иң-иңен" җибәреп, җиңү яуларга омтыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев