Буаның Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары тыкрыгы иң “аварияле” исеме алды
Анда соңгы ДТП 19 июльдә булды. Гагарин урамы буйлап баш юлдан килүче "ВАЗ-2112" автомобиленә Р. Люксембург буйлап хәрәкәт итүче "Дэу Матиз" килеп керде. Казаннан килгән "Матиз"ның "юл бир" билгесенә игътибар итмичә, тыкрыкны үтәргә омтылышы ике автомобильнең дә зур механик зыян алуына китерде. Бәхеткә, уникенче модельле "Жигули" йөртүчесе хатын-кыз да, кагыйдә...
Анда соңгы ДТП 19 июльдә булды. Гагарин урамы буйлап баш юлдан килүче "ВАЗ-2112" автомобиленә Р. Люксембург буйлап хәрәкәт итүче "Дэу Матиз" килеп керде. Казаннан килгән "Матиз"ның "юл бир" билгесенә игътибар итмичә, тыкрыкны үтәргә омтылышы ике автомобильнең дә зур механик зыян алуына китерде. Бәхеткә, уникенче модельле "Жигули" йөртүчесе хатын-кыз да, кагыйдә бозган "иномарка" йөртүчесе ир-ат та үзләре каза күрмәделәр. Ике ел элек әлеге тыкрыкта баш һәм икенчел дәрәҗәдәге юл билгеләре алмашты. Гагарин урамы - баш юл, Р. Люксембург икенчел дәрәҗәдәге булып калды. Юл билгеләре торса да, йөртүчеләр моңа ияләшеп бетә алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев