Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның өлкән блогеры китаплар язды

Күптән түгел шәһәрдә яшәүче Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның ике китабы чыкты.

Берсе – “Буа бабай язмалары”, икенчесе – “Әткәй йорты”, дип атала. Икесе бергә 800 битле әлеге китапларда аның 6 ел буе социаль челтәрләрдә язган язмаларыннан кайберләре кергән. Барысы алар 2400 язма булган.

– Исән вакытта Туфан Миңнуллин сүзләре исемә төште. Ул картайгач, сандыкны барларга, кирәк мәгълүматны халыкка биреп калдырырга, кирәк, дигән иде. Коръәндә дә белгәннәреңне башкалар белән бүлешергә кушылган. Шуңа язмаларымны туплап, китап итеп чыгарасым килде, - диде Мөхәррәм Тимергали улы.

Истәлекләрен басма итеп чыгарырга “Буа якташлыгы җәмгыяте” әгъзалары да идея биргән. “Хәтерең яхшы, язмаларың - тарих, интернетта гына калмасын, китапны ачып, башкалар да укысыннар”, дип киңәш биргәннәр. Өстәвенә, интернеттагы укучылары да аны хуплап ала. Шулай итеп, китапка керәсе язмалар сайланып, басмага җибәрелә.

– Максатым китап чыгарып, акча эшләү түгел. Шуңа мин аларны сатмадым да, якын танышларга бүләк итеп җибәрдем. Бу эштә булышучыларга да олы рәхмәтемне белдерәм, - диде Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов.

Кызганыч, киләчәктә ул китапларын башка чыгармаячагын әйтте. Бу аның, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, кабул ителгән карары. Чөнки автор барлык язмаларны телефонда яза, ә бу 80не ваклаган олы кеше өчен гаять авыр хезмәт. Хатирәләрне искә төшереп, бер тәртипкә саласы да бар. Чөнки һәрбер вакыйга ул районның тарихи бер мизгеле. Сугыштан соңгы еллардагы авыл тормышы, колхоздагы эшләр һәрберсе үтә бер төгәллек белән язылган. Шуңа сәламәтлеге булганда ул язмаларын социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев