Ранис Камартдинов эшлекле киңәшмәдә батыр егетләрне чакырып, җитәкчеләр алдында танытты

Менә алар янгыннан кеше гомерләрен саклап калу өчен курыкмыйча үзләре янгын эченә кергән Буа районы егетләре - Арслан Ахметшин, Азат Хисамов, Зульфат Усманов шушы көннәрдә.
Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов эшлекле шимбә иртәсендә батыр райондашларыбыз чакырып, шәхсән үзе һәм буалылар исеменнән аларга Рәхмәт сүзләре ирештерде.
-Бу чын батырлык. Хәзер күп очракларда кешеләр гадәттән тыш хәлләрне телефоннарга төшерә башлый. Ә сез ике дә уйламыйча, кеше турында уйлап, ярдәмгә ташлангансыз. Сезне тәрбияләгән әти-әниләрегезгә рәхмәт. Сез авыр чакларда таянырлык чын ир-егетләр. Рәхмәт батырлыгыгыз өчен. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, - диде Ранис Камартдинов.
Нет комментариев