Быел элеккеге коллегабыз Рөстәм Әхмәдуллин исә үзе үстергән кавынны статусына куйды.
Тагын гаҗәпләндек. Кай арада, ничек өлгерткән? Аңлавыбызча, мондый уңыш Рөстәмнең үзе өчен дә бераз көтелмәгән булган.
- Мин быен бөтен нәрсәне диярлек теплицага чәчтем. Кыярны да, кавынны да. Ел да “колхозница” сортын утырта идем. Быел беренче тапкыр “торпедо” утырттым. Бер төптән сигезләп җимеш үсте. Менә берсе алдан өлгерде. 3 кило да 464 грамм иде ул. Мин аны май уртасында утырткан идем. Тармакларын да кисеп тормадым. Бары тик ун литр суга бер литр әчегән сөт салып, шуңа йод эремәсе тамызып сибә идем. Утадым, төпләрен йомшартым тордым, - дип сөйләде ул.
Кавын ике ай ярымда өлгергән. Тәме искиткеч, кибетнеке бер якта торсын, ди Рөстәм.
Нет комментариев