Дәваханәдәге “коррупция әрҗәсе”ннән Буаның баш табибы кулына нинди хатлар кергән?
Бу хакта баш табиб Рөстәм Сәмәрханов бүген район Советы утырышлар залында узган коррупциягә каршы коррдинация эшчәнлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында җиткерде. Рөстәм Әбрарович сүзләренә караганда, район дәваханәсе поликлиникасында гражданнарга коррупция очраклары турында мөрәҗәгатьләр язып салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Быел пациентлардан барлыгы дүрт мөрәҗәгать кергән. Аларның берсендә дә коррупция очраклары...
Бу хакта баш табиб Рөстәм Сәмәрханов бүген район Советы утырышлар залында узган коррупциягә каршы коррдинация эшчәнлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында җиткерде. Рөстәм Әбрарович сүзләренә караганда, район дәваханәсе поликлиникасында гражданнарга коррупция очраклары турында мөрәҗәгатьләр язып салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Быел пациентлардан барлыгы дүрт мөрәҗәгать кергән. Аларның берсендә дә коррупция очраклары турында бәян ителмәгән. Барысы да дәваханә хезмәт күрсәтүенә карата ризасызлык турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев