Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Янтуган, синең өчен һәркем туган. Әлеге авыл халкы бер йодрык сыман: бәйрәм булса, һәркем күтәреп ала, күмәк эш икән, дәррәү ярдәмгә килә

Биредә тырыш һәм бердәм халык яшәгәнлеген еш ишетеп торабыз. Ә менә бу юлы авылга барып, яшәүчеләре белән очрашып, эшләренә, тормышларына сокланып кайттык.

Ватанны саклаучылар - йөрәктә

Безне: иртән үк авыл клубына килегез әле, районнан СВОга гуманитар ярдәм илтергә баралар, дип ишеттек, коры ашлар өчен токмачлар басабыз, шунда сөйләшербез, дип чакырдылар. Авыл җирлеге хезмәткәре Гөлсәвия Гайнетдинова, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнара Хәсәнова, китапханә мөдире Дилбәр Хәмзина, мәдәният йорты хезмәткәре Равия Камалова инде токмачларны җәеп, кисәргә әзерләнәләр иде.

-Беренче генә җыелуыбыз түгел, авылдан бик күп хатынкызлар белән бергә токмач җәеп, коры аш ясаучыларга тапшырдык. Аннан чәйләр, киемнәр, башка кирәк-яраклар җыеп СВОдагы авылдашларыбызга озаттык. Егетләребез Арслан Хәйретдинов, бертуганнар Айрат һәм Ринат Афанасьевлар, Ранис Сәлахов, Марат Садыйков, бер кызыбыз Алсинә Хәйретдинова бүген илебез тынычлыгын саклыйлар. Алар өчен нәрсә кирәк, дисәләр, халык бердәм булып ярдәм итә башлый, дип сөйли токмач кисә-кисә Гөлсәвия Гайнетдинова.

Ә диварда батыр егет һәм кызларның фотолары. Әнә, алар үзләре дә безгә карап торалар кебек бит. Ялга кайткач, бирегә үзләрен дә чакырып очрашалар. Авыл клубы кызлары исеменнән берсендә төенчекләр арасына җылы эчтәлекле хат та куйган идек, дип сөйләп китте Гөлнара Хәсәнова. Айрат Афанасьев, рәхмәт, кызлар, андый хатларны укуы шундый рәхәт, сезнең хатны бик сагынганда укыр өчен күкрәк кесәмә куеп йөртәм, дигән авылдашларына. Кызларның эшләре тыгыз, токмачларны кисеп урнаштырасылары да бар, аларны озак тоткарламадык. Без китәбез, дип торганда авыл мулласы Илдар Хәйретдинов килеп җитте. Илдар абый шушы авылда гаиләсе белән гомер иткән кеше, мобилизация башлангач, улы Арслан СВОга чакырылган. Ул безгә улын озатканнан соң, авылдашларының матди яктан да, сүз белән дә ничек итеп ярдәм итүләрен, теләктәшлек күрсәтеп, янәшәдә булуларын бик күп рәхмәтләр әйтеп сөйләде.

-Минем улыма гына дип әйтмим, барысына да. Хәзер инде авылларда күбрәк пенсионерлар, алар зур булмаган пенсия акчаларын алдан ук бүлеп куялар. Монысы СВОдагы егетләребезгә, дип. Мин авылдашларымның шундый бердәмлеген күреп, сөенеп туя алмыйм. Күргәнсездер, зиратыбыз хәзер нинди чиста! Читтә яшәүче яшьләребез дә шулкадәр ярдәм итәләр, - дип сөйли имам.

Моннан берничә ел элек зиратны өрәңге баскан булган. Атна саен җыелышып өмә ясаганнар. Өлкән яшьтәге бер әби, оныгы белән әтиәниләре каберләренә дога кылырга килгәч, андагы тәртипне күреп елаган.

-Йә, Аллаһым, кемнәр эшләгән бу эшне, мең рәхмәтләр яусын. Олыгайган кеше аңлар мине, барыбызга да шунда барасы, зиратыбыз җәннәт бакчасы кебек, - дигән. Илдар Хәйретдинов, менә шушы сүзләр авыл халкының эшенә, бердәмлегенә иң зур бәя инде, ди.

Уртак юл һәм таҗик пылавы

Янтуганга килеп, урамнары белән бердәм, дус булып яшәүчеләр белән күрешмичә, ничек китәсең?! Авылның чиста урамнарына сокланып, төп юлдан Болын урамына барабыз. Анда яшәүчеләр аеруча дус яши, диделәр. Рәмзия һәм Илгизәр Хөснетдиновлар капка алдына җыелган халык янына туктадык. Машинадан төшкәч үк, борынга үлән исе килеп бәрелде.

- Сезне көткән арада буш тормадык, бераз үлән үссә дә эч поша, тырылдатып алдык әле, - ди Гүзәл Хәкимова.

Шуннан сөйләшеп киттек. Юлсыз заманнарда бу урамнарга машина керә алмаган. Дөньялар үзгәреп, үзара салым акчаларына таш салу башлангач, чират Болын урамына да җиткән. Бу бәхетне күптән көткән халык, “хөкүмәт юлы”на өстәп, тагын үзара акча җыярга сөйләшә. Юл яхшы, тигез булсын. Кайткан кеше рәхәтләнеп урамга керә алсын өчен. Акчасын да жәлләмибез, кирәк икән ташын да үзебез салабыз, диләр. Ни әйтмешли, һәр эштә башлап йөрүче кирәк, Әнсар Хөсәенов ташын белешә, транспортын кайгырта. Шулай итеп бер елны урамга таш кайтарып аударалар. Беркем читтә калмый, һәр йорттан көрәк тотып чыгалар. Прораб Әнсар абый, оештыручы Рәмзия апа. Иренмик, җәмәгать, юл тигез булсын. Эре ташларын чокырларга салыйк, су җыелып, ватылып бетмәслек булсын, ди. Әлләничә тапкыр акча кушылалар, әмма 1000 метр арага урам буйлап, үзләре теләгән такыр юлны ясап чыгалар. Һәр капка алды ялт иткән, үлән тип-тигез итеп чаптырылган. Болын урамында шундый тәртип: айга берничә тапкыр һәр йорттан хәленнән килгән кеше өмәгә чыга. Кемдә триммер, кемдә тырнавыч, сәнәк, чүп җыю капчыгы. Яшәми торган йортлар алларын да бүлеп калдырмыйлар, монда безнеке түгел, дигән нәрсә юк.

 

Гүзәл белән Әсфир Хәкимовлар авылда гомер иткәннәр, бер эштән дә читтә калганнары юк. Гөлфия Хәйретдинова пенсиягә чыккач, авылдан кайтып йорт алган. Читтә ияләшә алмадым, ди.

 

Рәмзия һәм Илгизәр Хөснетдиновлар, Равия һәм Ринат Баһаветдиновлар, Әнисә һәм Мәсхүт Ашимовлар Зөлхәбирә һәм Әнсар Хөсәеновлар, Солтания һәм Искәндәр Хәкимовлар, һәм башкалар да бер гаилә булып яшәүче урамдашлар. Беркемнән берни яшереш юк: бүген кем нәрсә эшләгән, помидор җыйган, бакча утаган, тавык суйган, шул арада да бергә сөйләшеп, киңәшеп кинәнделәр.

 

Авыл җирлеге башлыгы Наил Шиһабетдинов, янтуганлыларның чыннан да шулай бердәм булулары белән бик күп эшләр башкарырга сәләтле булуларын әйтә. Читтән кайтып төпләнүчеләр дә авыл “законнарына”  буйсынып, күмәк эшләргә кушылып яшиләр. Берничә гаилә Таҗикстаннан кайтып урнашканнар. Терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бәйрәмнәрдә авыл халкын пылау пешереп сыйлыйлар. Кайтуларының беренче көненнән мәчеткә намазга йөри башлаганнар. Кызганыч, без бу материалда танышып кайткан һәрбер героебыз турында аерым сөйләп бетерә алмыйбыз. Өстәмә фотолар һәм видеолар белән газетаның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә танышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев