Ягулык салу станциясендә чираттан тыш хезмәт күрсәтүгә бер I һәм II төркем инвалидлар, сәламәтлеге чикләнгән балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары хокуклы.
Әлеге ташламадан файдалану өчен аларга АЗСта шәхсән булырга һәм тиешле документны күрсәтергә кирәк. Әлеге документта фото булмаганда АЗС хезмәткәре өстәмә рәвештә паспортны күрсәтүне дә сорарга мөмкин. Барысы да расланганнан соң АЗС хезмәткәре аларга ягулык салу колонкасына якын килүне һәм чиратсыз түләүне оештырырга бурычлы.
Нет комментариев