Иртәгә Ташкабак көне. Бу уңайдан буалы хуҗабикәләр әлеге яшелчәдән үзләре әзерли торган азыкларны тәкъдим итәләр
Иртәгә Ташкабак көне. Бу уңайдан буалы хуҗабикәләр әлеге яшелчәдән үзләре әзерли торган азыкларны тәкъдим итәләр

Буа шәһәрендә яшәүче Эльза ИБРАҺИМОВА ташкабак икрасы һәм коймагын әзерли.
- Мин бу икраны ачык яшел төсле, йомшак сортлы ташкабактан әзерлим. Моның өчен 3 килограмм ташкабак, 1,5 килограмм суган, 250 грамм майлылыгы 67 процентлы майонез, шулкадәр күләмдә томат пастасы, 250 грамм сыек май, ярты стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы тарттырылган кара борыч, 2 данә лавр яфрагы алам. Ташкабакның кабыгын, эчен чистартам һәм иттарткыч аша чыгарам. Суганны блендерда изәм. Кул белән турасаң да була. Яшелчәләрне, аның артыннан майны, томат пастасын бергә калын төпле савытка салып болгатам. Аннан тозны, шикәр комын һәм борычны салып болгатам. 10-15 минут тотканнан соң азрак согы чыга. Аннан сүлпән утка куеп 1 сәгать пешерәм. Шуннан ташкабаклар бик изелеп бетмәгән булса, төйгеч белән төям. Аннан майонез өстәп, тагын 1 сәгать сүлпән утта пешерәм. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кышкыга саклауга куям. Бәрәңге белән дә боткалар белән дә бик тәмле була.
Ә менә коймакка төрле сортлы ташкабаклар да бара. Мин коймакны сарымсак, сыр кушып ясыйм. Үзенә бер төрле тәмле була. 400 грамм тирәсе ташкабак, 1 стакан сөт, 3 йомырка, 1 тырнак са-рымсак, 3,5 стакан он, ярты чәй кашыгы сода, ярты аш кашыгы тоз, 80 грамм каты сыр алам. Ташкабакны блендер аша чыгарам. Савытка бушатып, шунда йомырка, сыр, уылган сарымсакны салам. Барысын да бергә болгатам. Аннан зур кашык белән этаплап он куша башлыйм, тоз салам. Шулай эшләгәндә коймакның онлы төерләре булмый. Тыгыз масса килеп чыга. Аннан соң бүлмә температурасындагы сөт өстим. Барысын да бергә әйбәтләп болгатам һәм коймакны майда кыздыра башлыйм. Коймакларны табадан алгач төреп-төреп куям. Шулай эшләгәндә сыры катып китми. Майлаган зур табага салып духовкада да пешереп карадым. Күпереп пеште, бик тәмле килеп
чыкты.
Буа шәһәрендә яшәүче Зөлфия ҖИҺАНГӘРӘЕВАдан рецептлар
- Бу рецепт яшь ташкабак белән тәмле була. Әгәр дә картаеп китсә, әрчелгән ташкабакны азрак сөттә тотыгыз. Мин кабымлыкны күркә яисә тавык ите белән ясыйм. Бер зур булмаган, духовкага сыярлык ташкабак алына. 200 грамм тирәсе кош ите, ярты кызыл төстәге болгар борычы, 2 баш суган, 20 грамм пармезан сыры, 2 аш кашыгы сыек май, чеметеп тоз, беркүпме яшел суган, борыч
кирәк була. Духовканы 190 градуска кадәр кыздырам. Ит беән суганны иттарткычтан чыгарам. Майлы табада 5 минут кыздырам. Шуңа болгар борычын, тоз-борыч салам. Яратмаган кеше болгар борычын салмаса да була. Бер-ике минут болгатам. Ташкабакның эчен, тышын чистартам. Шуның эченә итле эчлекне салам. 30 минут духовкада пешерәм. Аннан өстенә сыр уып, тагын 7 минутка куям. Өстенә яшел суган сибеп, кисәкләргә бүлеп кайнар закуска итеп табынга бирәм. Монда кемдер сарымсаклы майонезлы соус ясый, кемдер каймак белән ашый.
Парда пешкән ташкабак
Мантый кәстрүлендә пешерсәгез дә була. Моның өчен бик карт булмаган бер ташкабак, ике аш кашыгы кибет каймагы, ярты стакан су, тоз, борыч кирәк. Ташкабакны кабыгын әрчеп, 0,5 сантиметр калынлыкта телемләп турагыз. Орлыкларын алыгыз. Кәгазьгә җәеп, дымын сыркытыгыз. Телемнәрнең ике ягына да атланмай сөртеп, су салынган кәстрүлгә яисә пар савытына тезегез. 20 минут эчендә пешеп тә чыга. Тәлинкәгә алып азрак тоз, теләсәгез, борыч сибегез. Өстенә каймак, яисә атланмай сөртеп ашасагыз да бик тәмле.
Лилия ЛАТЫЙПОВА, табиб-педиатр:
- Ташкабак гипоаллерген һәм составында аз шикәр булган яшелчә. Аның кабыгында һәм йомшагында витаминнар, микроэлементлар, клетчаткалар күп. Ул С витаминына, каротинга, никотин кислотасына бай. Шулай ук составында В1, В2 витаминнары да бар. Ташкабакта йөрәк-кан системасы сәламәтлеге өчен мөһим калий рекордлы микъдарда. Әлеге яшелчәнең кабыгында файдалы клетчатка, фосфор, кальций, магний, натрий, тимер күп тупланган, шуңа күрә аның чистартылмаган көе ашау яхшы. Ташкабаклар иммунитетны ныгыта, кандагы холестерин һәм шикәр микъдарын көйли, шулай ук бәвел кудыру үзлеге рәхмәтендә шешенүләрдән арынырга ярдәм итә. Ташкабакларны ашау өчен куллануда әлләни каршы килүләр юк. Әмма гастрит, колит, панкреатит авырулары, ашкайнату органнарында-эчәклектә башка чирләр булганда аны чи килеш ашарга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев