Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Сукысу авылында өч суга батучыны коткарган апа яши

Бүгенге көндә булса, Далия апа Гайнуллинага медаль биргән булырлар иде. Икене! Утыз ел фермада сыер сауган, сыер сөзеп, күзен авырттыргач, операциядән соң яңадан шунда эшкә кайтып, бозаулар караган Далия апаның батыр йөрәкле булуы моның белән генә тәмамланмый әле.

Яңа Суыксу һәм Иске Суыксу авылларында яше сиксәнгә якынлашып килүче бу апа турында «өч кешене суга батудан коткарган» дигән даны да йөри. Моны яхшы белгән авылдашлары безнең герой Далия апа турында хет район газетасында язып чыгыгыз, элеккеге заманда булса, бу хакта республика матбугаты да «шаулар» иде, диләр. Баксаң, ул вакытта Далия апа коткарган ике кызның хәтта әниләре дә рәхмәт килеп әйтмәгән.

— Алар, мөгаен, белмичә дә калганнардыр. Кызлар, куркып, әниләренә инештә батулары турында әйтеп тә тормаганнардыр, — дип елмая коткаручы апа. 

Хәл болай була. Далия апа ул чакта яше утыздан өстә булган хатын, өч бала әнисе. Иске Суыксу белән Яңа Суыксу авылларын бүлеп агучы тирән сулы инеш аша басмадан ашыгып чыгып барганда ике кызны очрата. Басманы кичәргә керешәләр, шунда аның кайсыдыр урында култыксасы җимерелгән булып чыга. Шуңа таянып, бер мәлдә өчесе дә суга чумалар. Бергәләп тирәнгә китә баралар-китә баралар.

Далия апа Яңа Суыксу авылында үскән кыз, үзе әйтмешли, теше чыкканнан бирле инештә. Хәйран гына оста итеп йөзәргә дә өйрәнгән. Теге ике кыз ике яктан иңнәренә чытырдап ябышкач, бермәлгә төпкә китәбез, дип куркып калса да, колачлый-колачлый тәки басмага кадәр алып килә үзләрен. Шулай итеп, үзе дә суга батмый, ике кызны да коткара.

— Басмага менеп басуга кызлар икесе дә чабып китеп бардылар, — дип көлә Далия апа.
Бу Далия апаның — икенче батырлыгы.

Беренчесен кылганда әле кияүгә дә чыкмаган яшь чагы була. Инеш буенда гына яшәгән кыз шунда купкан шау-шуга игътибар итә. Өч балалы немец теле укытучысының бер малае суга төшеп киткән, диләр. Далия аны-моны уйлап тормыйча суга сикерә. Инде күп су йотарга өлгергән баланы алып чыгып әнисенә йөгерә. Шул рәвешле бу сабыйны да суга батудан коткарып кала.

Заманында ире Зиннәтулла абый, каенанасы Гашүрә әби, өч баласы белән гөр килеп яшәгән Далия апа бүген ялгызы көн күрә. Каенанасы, ире мәрхүм, бердәнбер улы да якты дөньяда түгел. Рәхмәт кызларына, игелекле киявенә (Далия апа кияве Линурны улы кебек күрә), оныкларына, шул исәптән килене белән улының балалары да, ялгыз итмиләр. Батыр йөрәкле булса да, Далия апа торышта гаҗәеп сабыр, түземле һәм бик акыллы кеше. 

— Әни әле бөтен эшне үзе эшли, газеталар укый, зиһене таралмасын өчен кроссвордлар чишә. Аллага шөкер, — ди Осиново бистәсендә яшәүче кече кызы Гөлгенә.

Алар һәммәсе аңа озын гомер тели.
Әйе, өлкән буынның тормышы — үзе бер батырлык. Тыйнак батырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев