Иске Тинчәледә югалган тайларны эзлиләр
7 майда көндез утлаган җирдән юкка чыккан алар. Икесе дә 6 айлык, җирән төстә. Хуҗалар белдерүенчә, тайларны моңа кадәр дә чирәмлеккә чыгарып йөртә торган булганнар. Ике күрше дә бияләрнең еракка китеп йөри торган гадәте юк иде, диләр. Абзарларга да үзләре кайта торган булганнар. Берничә көннән соң тайларны Карлы авылы тирәсендә...
7 майда көндез утлаган җирдән юкка чыккан алар. Икесе дә 6 айлык, җирән төстә. Хуҗалар белдерүенчә, тайларны моңа кадәр дә чирәмлеккә чыгарып йөртә торган булганнар. Ике күрше дә бияләрнең еракка китеп йөри торган гадәте юк иде, диләр. Абзарларга да үзләре кайта торган булганнар. Берничә көннән соң тайларны Карлы авылы тирәсендә күргәннәр. Ябып куючы булмаган. Соңрак Апас районы якларында йөргәннәрен күрүчеләр дә булган. Барып эзләсәләр дә, таба алмаганнар.
Тайлар югалганга бер айдан күбрәк вакыт узса да, хуҗалар аларның табылуына өметләрен өзмиләр..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев