Юл бирү, канәгать булу, акыллы яшәү безнең гаилә тормышының “өч баганасы кебек”, диләр Буадан 55 ел гомер иткән Мөхәммәдуллинар
.
Мәхәббәт кыйссасы
Мөхәммәдуллиннарның яшьлектә очрашуы да кино сюжетына яраклы: Рафаэль абый Светлана апага бер күрүдән гашыйк була, әмма өченче “попыткадан” соң гына кыз белән чынлап торып таныша ала. Ул вакытта яңа армиядән кайткан, “кәртинкә” кебек егет үзе дә, Казанның Оргсинтез заводында компрессор насосы машинисты булып эшли. Заводның үзәк лабораториясендә алты кыз эшли. Арада берсе – кара чәчле, кара күзле, зифа гәүдәлесе егетнең тәмам тынычлыгын ала. Бер көнне, тәвәккәлләп, иптәш кызларыннан сораша-сораша кыз яшәгән тулай торакны да таба, әмма күршеләре ул өйдә юк, “свиданиедә”, диләр, әллә чынлап, әллә шаяртып... танышу булмый кала. Инде эзләр чуалды, дигәндә, көтмәгәндә тагын очрашу.

- Бик кызык килеп чыкты ул. Бервакыт дус егеттә туган көндә булдым. Шуннан кунарга урыны булмаган берәү миңа кайтырга булды. Моны тулай торактагы бүлмәмдә калдырып, сменага киттем, кайтсам, кунагым яңа сатып алган бостон костюм-чалбарымны, сәгатемне, галстукны җыеп чыгып киткән. Милициягә киттем. Бу кеше Кама Тамагыннан, диделәр. Милициягә ияреп, кукурузникка утырып, мин дә Кама Тамагына очтым. Аэропортта самолеттан төштем генә, күземә күренәме дип торам: өч кыз бара, берсе – Светлана. Әтисен җирләгәннәр, әнисен ялгыз калдырмас өчен туган ягына кайтып киткән икән. Ике-өч сүз алыштык та, киттем инде, милиция көтә. Костюм-чалбар кайгысы баштан да чыгып китте инде, каракны да соңрак Ярославльдә таптылар, - дип көлә Рафаэль абый.
Хәлиткеч өченче очрашу кабат Казанда була – “пятачокта”. Бу юлы инде Рафаэль форсатны кулдан ычкындырмый. Чибәр генә түгел, акыллы да булып чыга кыз, сабыр гына сөйләшә. Егет заводта смена эшләп, аннары пароходта Идел кичеп Кама Тамагына берничә ай свиданиегә йөргәннән соң, өйләнешергә булалар.

- Казанның Ленин районы ЗАГСында язылыштык, - дип искә ала пар. Светлананың әнисен дә үзләре белән алып, вакытлыча кергән йортта башлана Мөхәммәдуллинарның гаилә тормышы. Аннары, Буада сыеклатылган газ куст базасы ачылганны ишетеп, бирегә кайтып урнашалар.

“Яратып эшләдек”
Озакламый яңа йорттан квартира да бирәләр. Гаилә башлыгы ГНСта компрессор насос станциясе машинистыннан, цех остасы, цех начальнигы, баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә, аннары сельхозтехника берләшмәсенә баш энергетик һәм пенсиягә чыкканчы “Буа газы” җәмгыятендә монтажлау остасы, газүткәргечләрне ремонтлау остасы булып эшли. Ә Мамадыш районының Соколка авылын газлаштыру моментлары хәтерендә җуелмас булып калган.
- Ул вакытта юллар юк, пычрак ерып торбалар ташу, тоташтыру, газчының хезмәте җиңел түгел иде, - дип искә ала Рафаэль абый. Светлана апа да бер көн дә эштән калган кеше түгел. Алан туку фабрикасында хезмәт куя, аннары “Буа газы”нда контролер булып эшли.
Гомер буе хөкүмәт эшендә булдык, яратып. Күңел юиреп эшләдек, диләр алар беравыздан.

Чит ил пенсионерларымыни!
Аннары матур гаилә серен дә чиштеләр.
- Без гомер буе ни барына канәгать булып яшәдек. Мин гомердә дә иремне ник хезмәт хакың кечкенә, дип битәрләмәдем. Ул да бар булганын гаиләгә тотты. Гомере буе өйгә туры кайтты, начар гадәтләрне белмәде. Без квартирда беркайчан да кешесез тормадык. Улыбыз студент чакта аларның иптәшләре кайтырга ярата иде, дуслар килә, Рафаэль бер тарсынып сүз әйтмәде- дип, сүзгә кушыла Светлана апа. Шунда Рафаэль абый да: “Светлана апагыз акыллы булды, тормыш иткәндә төрлесе була, әмма юл бирә белде, карышмады, мин дә аны хөрмәт иттем”, - ди. “Карале, гомере буе эшләгәнсез, үзегез бер дә картаймагансыз”, - дим, уенын-чынын бергә кушып. Монысына да җаваплары бар – Каенлык авылында туган Рафаэль абый табигать баласы, ул балык тотсынмы, үләннәр җыйсынмы, күңелем шунда ял итеп кайта, ди. Чыннан да, ул “егеткә” әле кем дә 81не бирми. Ә Света апаның үз стихиясе: ресторандагы кебек итеп аш-су әзерләп куя, аның кигән киеме дә һәрчак килешле була, руслар әйтмешли, “вкус” бар үзендә. Аннары икәүләп санаторийларга, ял йортларына китеп баралар, балаларга. Чит ил пенсионерлары кебек яшиләр, билләһи.
Ә балалар, дип сүз кузгаткач, алар бит хәзер күбәәү - уллары Рамиль белән Лилия килен Казанда зур йортта матур итеп яшәп яталар, җаваплы эшләрдә эшлиләр, ике уллары, инде үзләре әби-бабай булдылар. Кызлары Лилия белән Илдус кияү дә Казанда гомер итәләр, алар да кызлары Мәдинә белән Камиләне кияүгә бирделәр. Әби белән бабай һәммәсе өчен дә сөенеп, шөкер итеп, һәммәсендә кадерле кунак булып яшиләр, оныкларын да гаиләдә әйбәт ир, акыллы хатын булырга өйрәтәләр. Үзләре кебек.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев