Буа районы Кайбыч авылыннан Рамил Садриевның балачагы коесы кабат тәмле суын бирә
Ул туган авылы Югары Наратбашта яңартып, авылдашларын табын артына җыйды

Бу саваплы эш турында ул шактый вакыт күңелендә йөртеп, хатыны Дания белән киңәшләшеп, эшкә дә берничә ел элек алына. Апас районының Төбәк Черкене авылына барып, юкәле-имәнле бура бурата. Кода-кодагые Ирма һәм Фиргать Замановлар ярдәме белән ике көн эчендә коены казып та чыгалар.
– Авылны су белән тәэмин итеп торган, безнең нигезгә якын булган Шаяхмәт бабай коесы иде бу заманында. Әмма күмелеп, ташландык хәлгә килгән, чүп базына әверелгән иде. Казыйсы җиңел булмады. Төгәл урынын да тәгаен белмибез бит әле. Төбенә салынган ап-ак ташка кадәр казып төштек. Ә су чыкмый. Инде өметләр өзелде, дигәндә, ташкын кебек бәреп чыкты ул. Ә минем күздән – яшьләр, – ди Рамил ул шатлыклы мизгелләрне бүген кичергәндәй.
Аннан кое бура килеш калып торган. Инде менә быелгы җәйдә абыйсы Ринат белән аны калай белән тышлап куйганнар. Калайлар белән шушы авылдан Венера Дышина кызы Гөлия Хәйруллина ярдәм иткән. Рамил булышучыларның барысына да рәхмәтләрен җиткерде. Чакыруны кабул итеп килгән авылдашларына да.
– Монысы да бер хыялым иде. Бүген пешкән шулпа-пылау да, самавырдагы чәй дә кое суыннан. Сыйланыгыз. Кое суы хәрәкәт ярата, аны буш тотмагыз, килегез, алыгыз, – диде ул.
Үзе снегоходта килеп, кыш буе аннан су алган. Казыган дәвердән башлап 35 тапкыр суын суыртып чистарткан. Әле сыйфатын тикшертеп, сертификатын да янына элеп куячак. Ә бүген инде шунысы ачык – су каты түгел, юшкыны юк. Тәмгә дә бик тәмле. Авыл халкы да бәяләде моны. Кемдә нинди буш савыт бар, барысын да тутырдылар. “Буага кадәр юшкынсыз суга барабыз. Моннан гына алырга кирәк”, – диючеләр дә булды.

Юлның икенче ягында гына яшәүче авылның иң өлкән кешесе – 96 яшьлек Галия апа Таҗетдинова яшьлегендә әлеге коега йөрүләрен искә алды. Рамил Садриев гаиләсенә игелекле эше, авылдашларына хөрмәте өчен чиксез рәхмәтен әйтеп, дога кылды. Рәхмәтләрен җиткерүчеләр күп булды ул көнне. Кое яңарткан өчен дә, авыл халкын, аннан читтә яшәүчеләрне бер табын артына җыеп, күрештергән, аралаштырган өчен дә. Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова, үзе шушы авылдан булган “Авангард” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Фиргать Кадыйров мондый күркәм эшләрнең дәвамлы булуын теләделәр. Авыл халкы кое тирәсендәге мәйданның авыл бәйрәмнәре үткәрү өчен матур булуына да игътибар итми калмады. Җылы очрашуларга сусаганнар күп бит. Садриевларның җиңел аягы белән аларга нигез салынырга да бик мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.

Нет комментариев