«Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Казан – Буа - Ульяновск трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр иттеләр.
«Зыян күрүчеләр М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә. Аларның хәле төрле дәрәҗәдәге авырлыкта», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка.
Исегезгә төшерик, фаҗигале юл һәлакәте 12 август кичендә Татарстанның Югары Ослан районында булды. Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Калина» һәм «Лада Искра» машиналары белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – бер хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган. Биш зыян күрүче хастаханәдә.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, чит ил маркалы автомобиль белән Казанда яшәүче кеше идарә иткән. Ул исерек хәлдә булган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-oc-masina-katnasynda-bulgan-avariyada-zyyan-kurucelarnen-xale-turynda-bilgele-5927711
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев