Әлшидә йортны кемнәр саклап калды? (+фото)
Авылның Үзәк урамында сарай яну һәм йортның аннан 1,5 метр ераклыкта гына урнашуы турында кичә кичке 21 сәгать 48 минутта хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып 21 сәгать 53 минутта "Родина" ДПОсы техникасы килеп җитә. Аларны каршы алган хуҗалар өйдә кешеләр, сарайда терлекләр булмавын әйтәләр. Бу вакытта калай белән...
Авылның Үзәк урамында сарай яну һәм йортның аннан 1,5 метр ераклыкта гына урнашуы турында кичә кичке 21 сәгать 48 минутта хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып 21 сәгать 53 минутта "Родина" ДПОсы техникасы килеп җитә. Аларны каршы алган хуҗалар өйдә кешеләр, сарайда терлекләр булмавын әйтәләр. Бу вакытта калай белән тышланган "Г" хәрефе формасындагы 4х20 үлчәмле агач сарайның түбәсе тулысынча, диварлары өлешчә ачык ут белән яна торган була. Йортка куркыныч янаганга, беренче эш итеп аны сакларга керешәләр. 7 минуттан аларга ярдәмгә "Күшке" аерым посты һәм Чүпрәле районының "Элеватор" ДПОсы, 22 сәгать 24 минутта Буадан 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Йортны саклап калалар, сарайның түбәсе тулысынча, диварлары өлешчә яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча районара күзәтчелек бүлекчәсе инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренә караганда, ут мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев