Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы бер ел Америкада яшәп кайтты (+фото)

Татар Буасы авылында яшәүче Зилә Йосыпова унынчы сыйныфны тәмамлагач "Flex" тәҗрибә уртаклашу буенча Америка программасы буенча бер елга океан артына яшәргә киткән иде. Кыз Америкада Көньяк Дакота штатында Доссетлар гаиләсендә торып, 12 сыйныфлы мәктәпнең унберенче сыйныфында укыган. Зилә кечкенәдән инглиз теле белән кызыксына, тугызынчыдан соң дәүләт йомгак аттестацияләвендә инглиз теле...


Татар Буасы авылында яшәүче Зилә Йосыпова унынчы сыйныфны тәмамлагач "Flex" тәҗрибә уртаклашу буенча Америка программасы буенча бер елга океан артына яшәргә киткән иде. Кыз Америкада Көньяк Дакота штатында Доссетлар гаиләсендә торып, 12 сыйныфлы мәктәпнең унберенче сыйныфында укыган. Зилә кечкенәдән инглиз теле белән кызыксына, тугызынчыдан соң дәүләт йомгак аттестацияләвендә инглиз теле сайлап, 90нан күбрәк балл җыя. Программада җиңү өчен кыз өч турны уңышлы уза һәм республикадан 15-16 кеше арасында Америкага юллама ала.
Шушы көннәрдә Зилә Америка белән саубуллашып кайтты. Ул сентябрьдән кабат үз гимназиясендә унберенче сыйныфта укыячак. Ә Америкадагы бер еллык тормышы турында тулырак материалны "Байрак"ның 19 июнь санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев