Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елына дәрестән тыш эшчәнлек күләмен билгеләде

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026/27 уку елына дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик киңәшләр җибәрде.

Дәрестән тыш эшнең гомуми күләме атнага 10 сәгатьтән артмаска тиеш, уку чорында – башлангыч мәктәптә 1 350 сәгатькә кадәр, төп мәктәптә 1 700 һәм өлкән мәктәптә 680 сәгатькә кадәр, дип хәбәр иттеләр «Интерфакс»ка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Алынган мәгълүмат буенча, документта мәктәпләр дәрестән тыш эш төзү өчен куллана ала торган курслар һәм юнәлешләр исемлеге тәкъдим ителгән. Һәрбер белем бирү оешмасы кадрлар һәм матди мөмкинлекләрне, шулай ук укучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз планын мөстәкыйль формалаштыра, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ведомство мәктәпләргә юнәлеш бирә, ә ахыргы карар мәгариф оешмаларында кала. Бу һәр мәктәп үз ресурсларын һәм балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып, дәрестән тыш эшне төзи алсын өчен эшләнелә. Барлык тәкъдимнәр дә «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» сайтында урнаштырылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-202627-uku-elyna-darestan-tys-escanlek-kulamen-bilgelade-5927213

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев