Мәгариф министрлыгы өй эшен эшләү вакыты нормативлары турында искәртте
Кичә, бүген, иртәгә

Мәгариф министрлыгы өй эшен эшләү вакыты нормативлары турында искәртте

Россия мәктәпләрендә өй эшләрен үтәү вакыты нормативлары гамәлдә.

Дәресләр әзерләү вакыты укучыларның ничәнче сыйныфта укуына карап көненә 1,5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр тәшкил итә. Беренче сыйныф укучылары өй эшләреннән азат ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәгариф министрлыгы эксперты, Леднев исемендәге Эчтәлек һәм укыту методлары институты җитәкчесе Максим Костенко хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, вакыт нормалары Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештерелгән һәм балаларның психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә ала. 2-3 сыйныф укучылары өчен өй эшенә 1,5 сәгать, 4-5 сыйныф укучылары өчен ике сәгатькә кадәр, 6-8 сыйныф укучылары өчен 2,5 сәгатькә кадәр, 9-11 сыйныф укучылары өчен көненә 3,5 сәгатькә кадәр вакыт бирелә.

Костенко шулай ук беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелми, дип искәртте. Бу норма 2021 елдан бирле гамәлдә һәм Мәгариф министрлыгының белем бирү эшчәнлеген оештыру тәртибе турындагы 115нче боерыгы белән расланган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-oi-esen-eslau-vakyty-normativlary-turynda-iskartte-5927749

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев