Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак

Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.

 

            Кануннарга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, пособие алу чорында  гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумына карата аз күләмдә, ягъни 10 %ка кадәр арткан очракта,   яңадан мөрәҗәгать итеп,  гаилә тагын бер ел дәвамында  түләүләр ала алачак. Бу кагыйдә пособие алу чорында бары бер тапкыр гына кулланыла, ягъни, әгәр күп балалы гаилә, керемнең артуына карамастан, пособиене озайту мөмкинлегеннән бер тапкыр файдаланган икән , чираттагы озынайту вакыты җиткәч, икенче тапкыр бу кагыйдә инде эшләмәячәк.

             Түләү балаларга региональ яшәү минимумының 50 % күләмендә билгеләнә. Татарстан Республикасында яшәү минимумы - 16 098 сум, ә аның 50% - 7 807,50 сум тәшкил итә.  Карар турында мөрәҗәгать итүчеләргә "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша хәбәр итәчәкләр.

             "Закон 22 майда үз көченә керәчәк, әмма   пособие 2026 елның маеннан түгел, ә ел башында гариза биргән айдан билгеләнәчәк. Мәсәлән, әгәр керем арту сәбәпле пособие түләүдән баш тарту турындагы карар (Татарстан Республикасында бер кешегә яшәү минимумының 10%ыннан артмаса) гыйнварда бирелгән гариза буенча кабул ителгән булса, пособие 2026 елның гыйнварыннан билгеләнәчәк,” - дип билгеләп үтте  Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев