“Минем асылым әни булудадыр”, ди үз кызын һәм гаиләгә алган балаларын тәрбияләүче буалы хатын-кыз
Озак тынлыктан соң Людмила Валентина квартирында тагын балалар тавышы ишетелә башлады.
Костя һәм Настя. Алар әле чагыштырмача яңалар, күпне белмиләр. Ә күп балалы Людмила Симонова күз алдыннан “тулы гомер” уза. Интернат-йортта тәрбияче булган чагы: “йорт” ябыла, дигән хәбәр тарала, гаиләгә бала алу “бумы” башлана. Тәрбияче Людмила Валентиновна игезәк Максим белән Никита өчен борчыла: шуклар, әллә үземә алыйммы.
- Максим, миңа гаиләгә барасыңмы?, - дип кылларын тартып карый игезәкләрнең берсенең.
- Сиңа барам, башкаларга юк, - ди малай уйламыйча да. Шундый уйлар белән эштән кайтканда Никита да очрап: “Людмила Валентиновна. Сине безне өйгә алырга телисең икән. Мин риза”, дип, өзеп әйткәч, ике сөйләргә урын калмаган.
- Малайлар бусагадан атлауга әни, диделәр, - ди Людмила Валентиновна. Хәзер Никита юк. Сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган. Ә Максим күп балалы әти. Әнисенең туган көненә өченче кызлары туды.


Хәер беренчеләр Катя белән Женяның да үз гаиләләре. Уйласаң, исең китә: Катяның баласына да унҗиде яшь. Әле кичә генә унынчыны тәмамлап Казан медицина колледжына укырга киткән иде кебек. Аннары Женя белән яшәделәр. Беренче вакытта үз кызы Лена, “кызларга” азрак көнләшеп, сез минем әнине “урладыгыз”, дия иде. Әмма үзләре һәрчак дус булдылар, каникулга бергә кайталар иде.
Яшел Үзән кызы Настя да сагынам, дип яза. “Кичә генә туган көне булган иде. Аны Сезнең күкрәктә чәчәк итеп күрәм. Сезнең белән ул ачылачак”, дип озаткан иде балалар йорты психологы аны. Кыз Людмила Валентиновна да алты ел яшәде. Ул хәзер әтисе белән тора. “Мин бәхетле”, ди, ә үзе квартира алып, Людмила Валенитнаны яшәргә чакырырга хыяллана.
Ә Артур... Людмила Валентиновна балалар йортыннан малай алырга теләгән танышына ияреп барган иде. Малай Люданы сайлады. “Мин синең белән барырга телим”, дип күзенә мөлдерәп каравына “әни” тәмам эреде. Акыллы, җитди, уйлый белә торган малай. Берничә айдан үз әтисе алып китте. Әмма элемтә өзелми. Хәер бер тапкыр Артур “Әни ике әни була алмый, дип әйтте” дип яза. Хәзер үсмер Люда әнигә кунакка кайтырга җыена. Аннары “тәнәфес”. Людмила Валентиновна үзе өчен яшәргә омтылып карый. Юк, булдыра алмый.
- Балалар йортына бардым миңа ике “күз” карап тора. Бер кыз, бер малай. Мин боларга шоколад сузам. Бүлешегез, дим. Нәрсә яратасыз, дип сорыйм. Тотындылар тезәргә... лимонад, чипсы. Аннары килделәр дә без кыздырган бәрәңге яратабыз, дип пышылдадылар. Әһә, мин әйтәм, миндә бер капчык бәрәңге бар, дим. Настя белән Костя кайткач, бер ай кыздырган бәрәңге ашадылар, - дип елмая әниләре. Ә хәзер абыйлы-энеле балалар гомере буе шунда яшәгән кебек.
- Барысы да булды, әмма хәзер җайлаштык, Костя бик эшләргә ярата. Мин гомумән балаларны эшкә өйрәтү, тормышка җайлаштыру яклы, бу бит аларга кирәк булачак, - ди әни.
“Никита өчен! Сергей өчен!”
- Әни, нигә нигә елыйсың?, дип сарылалар аңа Костя белән Настя. Аннары бер-берсенә карашалар да читкәрәк китәләр – аңлашыла, Никита өчен. Күптән түгел махсус хәрби операциядә һәлак булды. Бәлки шул да сәбәп булгандыр, берничә ел инде Симоноваларда кичке якта бик җитди хезмәт башлана – махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре, коры душлар ясыйлар. Зал кәгазь тартмалар, чүпрәкләр белән тула. Бөтен яры парафин. Киемдә дә шул. Кисәләр, тутыралар, тегәләр.
- Без Катя һәм Костя белән, мөгаен ике меңләп шәм ясаганбыздыр, меңнән күбрәк коры душ ясадык, - ди Люда әни.


- Ә балалар нәрсә, ди? – дип сорыйм.
- Алар дәшми, Никита СВОда һәлак булды, туганым Сережа Сысоев, күршедә егетләр. Балалар бу минутларда бик җитди булалар, бик мөһим эш эшләгәннәрен аңлыйлар, - ди Людмила Валентинована. Ә иң беренче алар бергәләп солдатларга посылкалар салалар, шоколадлар, азык-төлек, хатлар тутыралар. Аннары бу идеяне гаиләгә бала алучылар клубындагы коллегалары бүлешәләр. Аннары аларга кирәкле әйберләр ясауга керешәләр. Балалар бит, кайчак егетләргә күңелле булсын, дип әйберләр эченә конфетлар куялар. Токмач кисүчеләргә булышалар.
- Беләсезме, үз куллары белән ярдәм әзерләү балаларга кинолар караудан да күбрәк тәэсир итә, - ди Люда әни. Гаилә бу эшне әле дә дәвам итә.
“Бер көнне дә сызмыйм”
Людмила Симонованың тормышы турында күп уйлаганы бар. Ул хәзер тугыз бала әнисе, дүрт тапкыр әби.
- Ничектер тормышымда гомерлек терәк булырлык ир-ат очрамады. Балаларны ялгыз күтәрдем, минем асылым әни булудыр, мөгаен, ди ул. Ә күп балалы әни булуның нинди бәхет икәнен ...ковид “аңалата”. Үпкәсе җитмеш биш процент зарарланган көе, өметсез хәлдә Казан дәваханәсенә алып китәләр. Күңеленнән балалары һәм якты дөнья белән дә хушлаша Людмила. Костя белән Катяны Лена ала. Бездә барысы да әйбәт, терел генә, дип ялвара алар. Хәле бераз әйбәтләнеп килә иде, тәрәзә алдына балалары җыелды. Елмаялар, кул болгыйлар. Футболкаларына зур хәрефләр белән “Әни, тизрәк терел, без сине яратабыз!” дип язаганнар. Людмила аларга карап яшь аралаш елмая: ул монда кирәк бит әле! Моны күреп хәтта шәфкать туташлары елый.
Күптән түгел, алтмыш яшьлек юбилеенда барлык балалары җыелган кичәдә Людмила Симоновага: “Тормышыңның кайсы көнен сызып ташлар идең?”, диләр. Юбилярның җавабы әзер: “Бер көнне дә сызмыйм. Алар – минекеләр, кабатларга туры килсә дә, нәкъ шулай эшлим!”, - ди ул.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев