Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Өч яшькә кадәрге балалы хатын-кызлар өчен сынау срогы гамәлдән чыгарылачак

1 сентябрьдән эш бирүчеләр өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогын билгели алмаячак.

Бу хакта Иҗтимагый палатаның иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, тиешле федераль закон Хезмәт кодексының 70 нче маддәсенә үзгәрешләр кертә. Чикләү күрсәтелгән яшьтәге әнисез калган балаларны тәрбияләүче башка затларга да кагыла.

Машаров билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләргә алдан ук хезмәт килешүләрен һәм локаль актларны карарга, ә эшкә урнашканда хатын-кызлардан балалары турында белешмәләр соратырга кирәк. Әгәр дә эш бирүче сынау срогын билгеләсә, килешүдәге шарт гамәлдә түгел дип таныла, ә сынауны узмау сәбәпле эштән чыгару законсыз булачак.

Аның фикеренчә, әлеге чара бала карау буенча озакка сузылган ялдан соң эшкә урнашканда яшь аналарны стресс халәтеннән коткару һәм тотрыклы хезмәт шартларын гарантияләү мөмкинлеге бирәчәк. Мондый тыю 31 августка кадәр 1,5 яшькә кадәр балалары булган хатын-кызлар өчен гамәлдә булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/oc-yaska-kadarge-balaly-xatyn-kyzlar-ocen-synau-srogy-gamaldan-cygarylacak-5927542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев