Премьералар. Гастрольләр. Яңа исемнәр Буа дәүләт драма театры унтугызынчы иҗат сезонына йомгак ясый
Чираттагы сезон кайсы ягы белән үзенчәлекле булды? Бу хакта театрның директоры-сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Вәлиевтан сораштык.

- Беренчедән, ул контрастлар сезоны булды: классикага берсүзссез мәхәббәт яшь режиссерларның кыю экспериментлары белән туры китерелде. Икенчедән, эре театрлар безнең коллективны гастрольләргә, фестивальләргә чакырдылар. Шулай ук безнең режиссёрлар актив рәвештә күренекле шәхесләр биографияләренә мөрәҗәгать иттеләр. “Каюм Беренче” кебек спектакльнең дөньяга чыгуы шуның белән бәйле.
- Раил Халитович, сезон дәвамында ничә яңа спектакль күрсәтә алдыгыз?
- Бу дәвердә биш премьера чыгардык: Илгиз Зәйниев әсәре буенча “Люстра” спектаклен. Александр Сергеевич Пушкин романы буенча, Сергей Шувалов инсценировкасында “Капитанская дочка” спектаклен, Михаил Умнов әсәре буенча “Возвращайся в Яблочный Спас”ны һәм “Приключения котов в сапогах” спектакльләрен һәм, әйткәнемчә, “Каюм Беренче”не.
- Аларны кайсы сәхнәләрдә куйдыгыз? Гастрольләрегез географиясе нинди булды?
-Сезонны Башкорстостанга, Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча гастрольләр белән башладык. Ноябрьдә спектакльләребезне Волгоград, Әстерхан, Кабардино-Балкария тамашачысына тәкъдим иттек. Ел башыннан яңадан Башкортостан, Татарстан районнары буенча гастрольләрдә йөрдек. Апрельдә Буа тетары моңарчы бер тапкыр да аяк басмаган Беларусь республикасына сукмак ярды. Аның Гродно, Брест, Минск, Бобруйск, Могилёв, Витебск шәһәрләре тетар сәхнәләрендә спектакль уйнадык. Шулай ук күрше Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләрендә, Мордва республикасында булдык. Май аенда “Капитанская дочка” спектаклен шулай ук безнең өчен яңа киңлекләр булган Тамбов, Липецк, Рязань тамашачысына күрсәттек.
- Буалы коллективны быел эре театрлар фестивальләргә чакырдылар, дидегез. Кайларда катнашу насыйп булды?
- Былтыр октябрьдә Казахстан республикасында Куандык Шангытбаевның 100 еллыгына багышланган «BALAUSA» эксперименталь спектакльләр VII Халыкара фестивалендә катнаштык. “Баязитова”, “Мишәрем – шикәрем” спектальләрен алып барган идек. Ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә үткән бөтенроссия театр фестивалендә – Туфан Миңнуллин исемендәге “Заман кыңгыравы” милли драматургия конкурсында “Халык мәдәниятен сәнгатьчә ачык гәүдәләндергән өчен” номинациясендә диплом белән бүләкләндек. Быел март аенда артистыбыз Ирек Гайнетдинов “Тантана” театраль премиясенә лаек булды. Ул “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә Диплом алды. Апрель аенда исә Беларусь республикасында “Капитанская дочка” спектакле белән “Рус классикасы атнасы” фестивалендә катнаштык. Әле күптән түгел генә Тамбов шәһәрендә узган Николай Рыбаков исемендәге регионара театр фестиваленнән “Классикага сакчыл караш” номинациясендә лауреат дипломы белән кайттык.
- Артистлар турында нәрсә әйтерсез? Яңа сезонда яңа исемнәр ачылмадымы?
- Артистларга килгәндә, бу сезонда алар составында артым бар. Труппага “яңа кан” өстәлде. Ике яңа артист эшкә килде. Хәзер барлыгы 18 кеше. Барысы да яңа идеяләр белән рухланып яшиләр. Төрле форумнарда, фестивальләрдә катнашалар.
- Ә сезонны ябу ничек узды?
- Без быел традицияләрдән тайпылдык, чөнки ул труппаның Тамбов шәһәрендә регионара театраль фестивальдә катнашу вакытына туры килде.
- Ә сезондагы эшчәнлеккә нинди бәя бирер идегез?
- Гомумән алганда, ул уңышлы узды, дип саныйм. Россия Мәдәният министрлыгы, “Русские сезоны” автоном коммерциячел булмаган оешмасы ярдәме белән оештырылган заманча драматурглар әсәрләре буенча спектакль постановкалары Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча грант алдык. Биш бер дигән премьера чыгардык. Безнең өчен бөтенләй яңа булган мәйданчыкларда чыгышлар ясап, югары бәя алдык. Артист Руфина Хаматдинова Татарстан мәдәният министрлыгының ”Мәдәниятта казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. Бер артист та бездән китмәде, киресенчә, килделәр генә.
- Театрның җәйгә планнары ничек?
- Артистлар өчен җәй тулы канлы булачак. Төп планнар шундый: XX театр сезонын ачуга ныклап әзерләнергә, булачак премьералар өстендә эшләргә кирәк булачак. Шулай ук шәһәр сәхнәләрендә, коллективларда, балалар ял лагерьларында чыгышлар ясау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев