Раил Садриев: “Театр көнендә үзем үстергән беренче кыярны ашадык” (ФОТО, ВИДЕО)
Якташыбыз Раил Садриевның оста бакчачы икәнен беләбез. Быел да аның бакча уңышлары хакында үзенә шалтыратып белештек.
– Ел саен елның беренче кыярын 27 март - Бөтендөья театр көнендә ашыйбыз. Быел да шулай булды. 6 февральдә чәчкән идем. Редиска, яшел тәмләткечләр өлгерде. Помидорлар түгәрәкләнеп килә, – диде Раил Илдар улы.
Аның сүзләренчә, өйдә утырырга вакыты юк, эш күп. Бу көннәрдә Саратов, Әстерхан якларына гастрольләргә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев