Республика электрон тактасына кергән буалылар
Бу цифрлы платформа, анда көндәлек хезмәтләре белән республикабыз үсешенә зур өлеш кертә торган кешеләр тарихы җыелган.
Буа районында да шундый кешеләр аз түгел. Электрон тактага сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка тармаклар хезмәткәрләре кергән. Аларның һәркайсы үз хезмәте белән районыбызны көчлерәк, уңышлырак һәм тормыш өчен уңайлырак итә.
Мактау электрон тактаны булдыру Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Кандидатларны хезмәт коллективлары тәкъдим итте, ә төп критерийларга һөнәри казанышлар, эш стажы һәм дисциплинар түләтүләр булмау булды. Иң яхшы хезмәткәрләрнең исемнәре ел саен яңартылачак. Һәр казаныш артында җаваплылык, профессионализм һәм үз эшеңә ихлас мәхәббәт тора. Нәкъ менә шундый кешеләр ярдәмендә Буа районы һәм бөтен Татарстан үсә.
Буа районы вәкилләрен шушы сылтамага басып табарга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев