“Росгосстрах” алга таба ОСАГО килешүе төземәячәк
Россия Банкы үз боерыгы белән "Росгосстрах" җәмгыятенең транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүне гамәлгә ашыруга лицензиясенә чикләүләр кертте. Димәк, моннан соң аңа ОСАГО килешүләре төзү һәм гамәлдәге килешүләргә бурычларны арттыру турында үзгәрешләр кертү тыела. Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе Илдар Хәйбуллин әйтүенчә, "Росгосстрах" җәмгыяте һәм аның агентлары 2015 елның 28...
Россия Банкы үз боерыгы белән "Росгосстрах" җәмгыятенең транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүне гамәлгә ашыруга лицензиясенә чикләүләр кертте. Димәк, моннан соң аңа ОСАГО килешүләре төзү һәм гамәлдәге килешүләргә бурычларны арттыру турында үзгәрешләр кертү тыела.
Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе Илдар Хәйбуллин әйтүенчә, "Росгосстрах" җәмгыяте һәм аның агентлары 2015 елның 28 маеннан соң биргән ОСАГО полислары гамәлдә түгел, дип санала. Шул ук вакытта иминиятләштерү оешмасына әлеге датага кадәр рәсмиләштерелгән килешүләр буенча иминиятләштерү очрагы килеп туу турында гаризаларны кабул итү һәм үз йөкләмәләрен үтәү мәҗбүри булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев