Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Россиядә яман шештән яңа өч вакцина булдырылачак

Россиядә сидек куыгындагы, үпкә һәм юан эчәктәге яман шештән вакцина чыгачак.

Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург шул хакта белдергән, дип яза «РИА Новости».

«Сидек куыгындагы, үпкәдәге һәм юан эчәктәге яман шеш авыруыннан вакцина эшләргә ниятлибез», – дигән ул.

Россиядә узган елда Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән рактан беренче мРНК-вакцина – «Неоонковак» җитештерә башладылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы быел апрель аенда аны куллана башлаулары турында хәбәр итте. Препаратны тән тиресендә яман шештән интегүче авыруга тәүге тапкыр салганнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yaman-sestan-yana-oc-vakcina-buldyrylacak-5927238

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев