Рус теленнән – 100 балл!
Бердәм дәүләт имтиханында мондый нәтиҗәгә Алших мәктәбе чыгарылышы Николай Казаков иреште.
Әле күптән түген генә газетабыз битләрендә аның дүрт фән – чуаш теле һәм әдәбияты, география, тарих, куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре буенча олимпиадалар призеры булуы турында язып чыккан идек. Имтиханнар буенча да районда быелгы чыгарылышлар арасында әлегә иң югары балл җыйган бердәнбер укучы ул.
– Экранда 100 балл алганымны күргәч, башта ышанмадым да, – ди Николай. Аннан инде ике ел ныклап әзерләнүенең, йөзләгән сынау вариантлары эшләвенең, дистәләгән хаталарны анализлавының юкка булмавына шатлану килгән.
– 10 сыйныфтан башлап узган елларның вариантларын эшләдем, кайда “йөзгәнемне” намуслы рәвештә билгеләдем һәм үз маршрутымны төзедем. Иң күп көч грамматикага һәм иншага бирелде – анда бит язу гына түгел, ә критерийларга төгәл туры килү, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлау, текстны эксперт ничек бәяләячәген күрү мөһим. 11нче сыйныфта без укытучыбыз Людмила Таиркина белән даими рәвештә сынаулар яздык, аннары һәр хәрефне, һәр логик туры килмәүне тикшердек. Инша белән тирәнтен шөгыльләнү турында аерым әйтәсем килә. Һәр критерийны, мисалларны, бәйләнешне, аргументларны тикшердек. Людмила Ивановна темаларны аңлатып кына калмады – төгәл алгоритмнар бирде, типик тозакларны күрсәтте, “йомшарырга” ирек бирмәде һәм шул ук вакытта һәрвакыт ярдәм итте. Моның нәтиҗәсендә мин хәтта иң катлаулы биремнәрдә дә югалып калмаска өйрәндем. Укытучыма бу юлны минем белән бергә үткәне өчен чиксез рәхмәт, – ди Николай. Шулай ук сыйныфташы Егор Григорьевка да рәхмәтле ул. 10нчы сыйныфтан икәү генә укып, БДИны бергә “яулыйлар”, бу юлны бер-берсенә терәк булып үтәләр.
– Синең кебек үк борчылган һәм синең белән бер үк хәлдә булган, ләкин янәшәңдә калган һәм синең теләсә нинди нәтиҗәңне кабул иткән иптәшнең булуы мине күпкә көчлерәк итте, – ди. Николай раславынча, имтиханнарны яхшы тапшыру өчен ике фактор – төгәл план һәм тынычлык кирәк. Планны ул үзе төзүен, ә тынычлыкны туган мәктәбе диварларында, туган укытучыларыннан һәм дусларыннан, гаиләсеннән алуын әйтә.
– Аларның теләсә нинди нәтиҗәмне зур шатлык белән кабул итәчәкләрен белә идем һәм алар хакына максимум тырышырга булдым. Бу минем генә җиңүем түгел. Бу миңа ышанган кешеләр командасының эше нәтиҗәсе, – ди Николай.
Киләчәктә программалаучы булырга һәм югары белемне Казан дәүләт университетында алырга теләүче укучы профильле математикадан да югары – 80 балл туплаган. Әзерләнә башлаганда әлеге сан 60-65тән артмаган. Ә Николай 80нән дә кимне җыймаска. Дигән максат куеп, шуңа омтылган. Үзлегеннән күп әзерләнгән. 10-11 сыйныфта әлеге фәннән белем биргән Сергей Паллинга, 5-9 сыйныфларда укыткан Марина Киргизовага, кушарга-алырга өйрәткән беренче укытучысы Ирина Петровага да рәхмәт әйтә ул.
Әле тагын ике фәннән нәтиҗәләрне көтә Николай. Хыялын тормышка ашыру өчен кирәк булган информатикадан һәм “резервта” торган географиядән. Шулай ук югары баллар алып, теләгәненә ирешүен телибез.
Сүз уңаеннан, сыйныфташы Егор өчен дә шат Николай. Ул да рус теленнән һәм математикадан яхшы нәтиҗәгә ирешкән.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев