Шушы көннәрдә Яңа Тинчәле авылында яшәүче тыл ветераны Ркия Хәйретдиновага 100 яшь тулды
Кичә, бүген, иртәгә

Шушы көннәрдә Яңа Тинчәле авылында яшәүче тыл ветераны Ркия Хәйретдиновага 100 яшь тулды

Ркия апа Яңа Чынлы авылында күп балалы гаиләдә туып, озак еллар “Искра” колхозында хезмәт куйган.

Сугыш елларында окоп казыган, урман кискән ветеран

Авыл мәктәбендә дүрт класс белем алгач, әти-әнигә җиңелрәк булсын дип, колхоз эшенә йөри башлый. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Кызның иң матур чагын сугыш көйдерә. Шул елларда ул “Искра” колхозында фермада терлекче булып эшли. Аның кебек кызларны хөкүмәт заданиесе буенча Апас якларына окоп казырга, урман кисәргә дә йөртәләр. Ул вакытларның салкын кышларын, яңгырлы, юеш көз һәм яз айларын тыл ветераны гомере буе тетрәнеп искә ала. Соңлап кына тормыш юлында үз парын очрата. Алар Пермь якларына күченеп китеп яшиләр. Хәләле вафатыннан соң, тормыш иптәшенең бертуган апасы аны үз гаиләсенә сыендыра. Инде алар да вафат. Ә бүген ул аларның кызлары Наилә апа Хәйретдинова тәрбиясендә гомер итә.

Ветеран котлаулар кабул итте.

-Апа тормышны ярата, зиһене дә сөбханалла. Бүгенге яңалыклар турында кызыксынып, борчыган хәбәрләр ишетсә, кайгырып, шатлыклы хәбәрләргә сөенеп яши. Илдәге вәзгыять турында да гел кызыксынып тора. Шушы көннәрдә авыл җирлеге җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре юбилее белән котладылар. Рәхмәт, бик сөенде. Күчтәнәчләрдән һәм үзенә булган игътибардан шулкадәр тәэсирләнде, - диде Наилә апа .

Аның фидакарь хезмәте турында “Бөек Ватан сугышы елларында аяусыз хезмәте өчен” һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре сөйли

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев