Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан юлында ут капкан фураны видеога төшергәннәр

Татарстан трассасында ут капкан фураны видеога төшергәннәр. Җирле интернет-берләшмәләрнең берсендә шуның язмасы урнаштырылган.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига Р-241 трассасында, республиканың Югары Ослан районы Рус Борнашы авылы янында булган. Фураның кабинасына һәм цистерна-прицепка ут капкан. Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/polyxayushhuyu-furu-s-cisternoi-na-trasse-v-tatarstane-snyali-na-video-5927262


Нет комментариев