Авыл көне заманында район Сабан туенда мәйдан тоткан Иске Суыксу егетләренең әле дә бил бирмәс булуларын күрсәтте.
Авыл көне заманында район Сабан туенда мәйдан тоткан Иске Суыксу егетләренең әле дә бил бирмәс булуларын күрсәтте.
Бәйрәмгә килгән кунакларны, бигрәк тә ир-атларны мәйдан уртасындагы зур көрәш үзенә тартып торды. Ә авыл башындагы бәйрәм узасы мәйданда быел да һәркем үз күңеленә хуш килгәнен таба алды: кунакларны зур капкадан узгач ук, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе каршы алды, бер якта сәүдә рәтләре тезелде, икенче якта балалар өчен уен мәйданчыгы җәелдерелде. Ә көрәштә бил алышучыларны, нык беләклеләрне, аркан тартучыларны аерым мәйдан әллә каян үзенә җәлеп итеп торды. Көне азрак салкынча булса да, хуҗалар зур бассейнга Кайбыч районыннан кадәр 50 карп алып кайтып җибәргәннәр. Һәрберсе 1әр килограммлы. Чумып, теләдең никадәр балык тот! Авыл өстендә азан т а в ы ш ы я ң г ы р а д ы һ ә м Л и н у р хә з р ә т Сабирҗановның хәерфатыйхасыннан соң б ә й р ә м б а ш л а н д ы . "Заря" хуҗалыгының Иске Суыксу бүлекчәсе җитәкчесе Мөнип Хөсәенов, килгән кунакларны сәламләп, сәхнәдә иң зур стажлы, күп балалы гаиләләрне һәм СВОда катнашучы хәрбиләрне котлады.


Район башлыгы Ранис Камәртдинов котлау сүзләреннән соң, төп спонсорларга Рәхмәт хатлары тапшырды.


Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң Марат Галимов, Татьяна Ефремова кебек сәхнә йолдызлары чыгышлары башланды, ә оештыручылар ярышларга һәм милли уеннарга старт бирделәр. Узган ел уеннарда катнашучыларны иң “кыздырганы” – ат арбасына 10 капчык бодайны төяп, аны тартып мәйдан әйләнгәннән соң, бушату булды. Быел арба тартучылар күп булачак, егетләр махсус әзерләнгән дип, тә әйттеләр. Әнә, арба да, 10 капчык бодай да нәкъ сәхнә янында басып тора. Бу ярышны җиңел генә, дип уйлаучылар башлап җибәрде бугай! Юан беләклеләре, шул 1 капчык бодай кадерле булганнары да әйләнеп килеп, арбадан тәгәритәгәри капчыкларны бушатып бетерә тордылар. Алып баручылар Ләйсән Ветрова белән Газинур Фәйзуллин бөтен мәйданга яңгыратып егетләргә көч бирде! Әйдә, әйдә, бераз гына! Арбаны төртешегез инде, дип тә әйткәләргә туры килде. Буадан көрәшче егетебез Буадан Юныс Мифтахетдинов капчыкларны арбага атты да, мәйданны тиз генә әйләнеп килеп, бушатып та бәрде! Иң җитезе ул булды, нибары 2 минут тирәсе вакыт җитте. Икенче урында Нияз Шәйдуллов, өченчедә Ринат Камалетдинов, дүртенче урында Рәфис Кәбиров булды. Кемнәр аркан тарта?! Гомергомердән Суыксу ирләре район Сабан туенда әлеге ярышларда баш бирмәделәр. Өлкәннәр командасын “Суыксу – 1”дип атадылар,

ә яшьләрнекенә – “Суыксу –2” дип исем бирделәр.

Кияүләре дә үзләренә охшап тора – киң җилкәле, нык беләкле ирләрне “Кияүләр” командасы диделәр. “Суыксу –1” яшьләрне өстерәп кенә атты. “Кияүләр” командасы да яшь хуҗаларга бирешмәде – икенче булдылар, “Суыксу – 2” командасы өченчегә калды. Озакламый гаиләләр арасында спорт буенча эстафета игълан ителде. Әти-әниләр турникта тартылды, җирдән этелүдә, гер күтәрүдә катнаштылар, балалар төрле ярышларда көч сынашты. Уеннарның судьясы Флера Хәлилова белдерүенчә, монда катнашучылар да, җиңүчеләр дә кунаклар булган. Беренче урында Фәхретдиновлар, икенчедә – Нигъмәтулл и н н а р , ө ч е н ч е д ә Шәрәповлар гаиләләре.

Кул көрәштерүдә дә ирләр арасында суыксулылар баш бирмәгән. 80 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә хатын-кызл а рд а н б ы е л И с ке Суыксу кызы Гөлчәчәк Җамалетдинова әлеге авыл килене Флера Хәлимованы җиңгән. Халык моны сәхнәдән игълан иткәч, ах итте! Ничек инде, Россия чемпионын кем җиңгән?! - Гө л ч ә ч ә к к ө ч л е көндәш. Бу чиста җиңү булды. Яшьләр ныгр ак әзерләнә һәм үзләренең көчле булуларын дәлиллиләр. Молодец, - диде Россия чемпионы булган Флера Хәлимова. Шул арада оештыручылар милли ярышларыбызда катнашучыларны йөгертте – капчык киеп, йомыркалы кашык кабып, сулы чиләкләр белән көянтә асып чаптылар. Көрәш мәйданында келәмдә бил алышулар кызды. Көрәшче, әлеге ярышлар өчен җав аплы кешеләрнең берсе булган Иске Суыксу авылыннан Рамил Җамалетдинов быел да көрәш ике келәмдә оештырылуын белдерде. Иске Суыксу авылыннан җиңүчеләр аерым билгеләнәчәк. Көрәшүче кунакларны исә оештыручылар аерым бүләкләячәкләр. Барысына да бүләкләр әзер! Иске Суыксу авылы көрәшчеләре арасында быел баш батыр булып Илсур Хөсәенов калган. Аңа төп бүләк – минитрактор тапшырылган. Яшь көрәшчеләр арасында батыр исемен быел Раил Җамалетдинов йөртәчәк. Ул көрәшче Рамил Җамалетдиновның улы. Аңа бүләккә электр велосипеды тапшырылган. Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган якташыбыз, көрәшче Марат Миначев кунаклар арасында җиңүче булган. Кямран Ахмедов яшь көрәшчеләр арасында батыр калган. Ә Чистайдан килгән кунаклар кыйммәтле бүләкләр куеп, лотерея уйнаттылар. Инде кояш баеп килгәндә Авыл көне бәйрәмен оештыручыларның берсе булган әлеге авыл егете Илнур Ильясов барлык ярышларда җиңү яулаучыларны сәхнәгә чакырып, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Халык белән тулган мәйдан прожекторлар яктысында батырларны күреп гөж килде! Җиңүчеләр дә, бүләкләр дә шәп иде! Менә, бу бәйрәм дисәң дә, бәйрәм ичмаса, диде халык. Алар: инде тәмам, ардык дисәләр дә, әле кайбер кунаклар кичке 8ләр тирәсендә бәйрәмгә килеп кенә баралар иде. Сәхнәдә тамашачы өчен татар эстрадасы йолдызлары Филүс Каһиров, Ильмира Нәгыймова, Фирдүс Тямаев һәм башка бик күп җырчылар үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм салют белән тәмамланды. Бу көнне тагын райондашлар Янтуган һәм Югары Лашчы авылларында Авыл көнен билгеләп уздылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев