Яшен бер көтү сарык һәм кәҗәне кырган
12 нче июль көнне Башкорстанның Зианчурин районында яшен сугып, 78 баш мөгезле вак терлек үлгән. Иртүк 14 яшьлек яшүсмер кәҗә һәм сарык көтүенә чыга. Һава торышы бозылып, яңгыр яварга тотына. Терлекләр агач астына поса, тик бу агачны яшен суга. "Көтүчегә зыян килмәгән, үзен ярыйсы хис итә. Калган терлекләрне авылга кайтарган....
12 нче июль көнне Башкорстанның Зианчурин районында яшен сугып, 78 баш мөгезле вак терлек үлгән. Иртүк 14 яшьлек яшүсмер кәҗә һәм сарык көтүенә чыга. Һава торышы бозылып, яңгыр яварга тотына. Терлекләр агач астына поса, тик бу агачны яшен суга. "Көтүчегә зыян килмәгән, үзен ярыйсы хис итә. Калган терлекләрне авылга кайтарган. Зыян күләменә килгәндә, ул бер башка 5 мең сум тирәсе тәшкил итә", - дип белдергән район администрациясе эшләре белән идарәче Басыйр Хәбибуллин "Башинформ" агентлыгына. Ул бу хәлнең Биштирәк авылыннан 3 километр ераклыкта булганын сөйләгән. http://intertat.ru/tt/c
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев