Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Үзара салым буенча җирле референдумнар үтте. Буа районында яшәүчеләр акчаны нәрсәгә тотачаклар?

Кичә районда гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Бу уңайдан без Кайбыч һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә референдумның барышы белән таныштык. Кайбыч авыл җирлегенә кергән Югары Наратбаш авылында референдумда 98 кеше катнашты. Анда халыктан җыелган акчага авыл эчендәге юлларга таш түшәү мәсьәләсе каралды. Әлеге тәкъдим...


Кичә районда гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Бу уңайдан без Кайбыч һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә референдумның барышы белән таныштык.
Кайбыч авыл җирлегенә кергән Югары Наратбаш авылында референдумда 98 кеше катнашты. Анда халыктан җыелган акчага авыл эчендәге юлларга таш түшәү мәсьәләсе каралды. Әлеге тәкъдим 100 процент хупланды. Шулай ук җирлекнең Кыр Энәле авылында да юлларны төзекләндерү мәсьәләсе халык тарафыннан тулысынча яклау тапты.
Ә Кайбыч авылында үзара салым акчасына су кертү проекты мәсьәләсе уртага куелды. Алтыш процент референдумга килгән кайбычлыларның 90 проценты аны яклап тавыш бирде.
Адав-Толымбай авыл җирлегендә 460 кеше референдумда катнашты. Авыл җирлеге рәисе Айгөл Хөсниева белдерүенчә, халыктан җыелган акчаны ике юнәлештә файдалану көн мәсьәләсенә куелды. Беренчесе - әлеге средстволарны Адав-Толымбайда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылданшларга куелган мемориаль комплексны төзекләндереп бетерүгә, икенчесе юллар салуга. Тавыш бирүчеләрнең 60,8 проценты әлеге тәкъдимне кирәк дип тапкан.
Җирле референдумнар районның һәр авыл җирлегендә узды. Сүз уңаеннан, халыкның 50дән күбрәк проценты килгәндә ул булды дип таныла. Район буенча халыкның авыл язмышына битараф булмавы, активлыгы күзәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев