Бүген Буада Соңгы кыңгырау бәйрәме (фоторепортаж)
Унберенчеләр өчен ул соңгы мәртәбә, ә мәктәптә уку чоры тәмамланмаган укучыларга озын каникуллар җитүен хәбәр итеп чыңлый. Быел район мәктәпләрен 197, тугызынчыны 451 укучы тәмамлый. Иртәгәдән үк җәйге ялга китәчәк беренче сыйныфта белем алучы балалар - 497. Бәйрәм сценарие һәрберсендә бер - тигез сафларга тезелеп баскан ак алъяпкычлы, бантлы кызлар,...
Унберенчеләр өчен ул соңгы мәртәбә, ә мәктәптә уку чоры тәмамланмаган укучыларга озын каникуллар җитүен хәбәр итеп чыңлый.
Быел район мәктәпләрен 197, тугызынчыны 451 укучы тәмамлый. Иртәгәдән үк җәйге ялга китәчәк беренче сыйныфта белем алучы балалар - 497. Бәйрәм сценарие һәрберсендә бер - тигез сафларга тезелеп баскан ак алъяпкычлы, бантлы кызлар, костюм-чалбар кигән, галстук таккан егетләр укытучыларының, кунакларның тәбрикләү сүзләрен тыңлый. Чыгарылышлар унбер ел дәвамында төпле белем биргән мөгалимнәргә җыр-шигырьләр аша рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, иң нәни укучыларның "наказларын" үтәргә, мәктәпне онытмаска вәгъдә бирәләр. Аларның соңгы мәкпәп вальсы сокландыра да, күңелгә азрак моңсулык та бирә. Күккә күтәрелгән төсле шарлар, ак күгәрченнәр алда зур хыяллар, яуланмаган үрләр, озын гомер юлы булуын әйтә сыман.
Олы тормышка аяк басканчы унберенче сыйныфларга бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы бар әле. Алар инде 27 майдан башлана. Төп дәүләт имтиханнары тугызынчыларны да көтә. Алар беренчесен иртәгә тапшырачаклар. Барысына да сынауларны уңышлы тапшыруларын һәм медальгә дәгъва кылучы 50 чыгарылышның да аңа ия булуларын телибез. Ак юллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев