Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моны белү файдалы

Барысы да бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнары турында

16 апрель көнне район мәгариф идарәсе методистлары, бердәм дәүләт имтиханын үт-кәрү буенча җаваплы координатор Илсур ХӘСӘНОВ һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА турыдан-туры элемтәдә булып, сайт укучыларыбызның имтиханнарга кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләре ту-рында хәбәр иткән идек инде. Буалыларны анда актив булдылар дип әйтеп булмый. Ә җиткерелгән...


16 апрель көнне район мәгариф идарәсе методистлары, бердәм дәүләт имтиханын үт-кәрү буенча җаваплы координатор Илсур ХӘСӘНОВ һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА турыдан-туры элемтәдә булып, сайт укучыларыбызның имтиханнарга кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләре ту-рында хәбәр иткән идек инде. Буалыларны анда актив булдылар дип әйтеп булмый. Ә җиткерелгән сораулар һәм аларга җаваплар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Сорауларны нигездә балалары тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы әти-әниләр бирде - алар өчен барысы да беренче тапкыр бит әле.
"Газетада басылган төп дәүләт имтиханы турындагы материалда имтихан бирү пунктлары офлайн режимында видео-күзәтү системасы белән җиһазланачак диелгән иде. Ул ничек була?
Ф. САБИРОВА.
Буа шәһәре"
Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА:
- Төп дәүләт имтиханнары вакытында һәр кабинетка аны тулысынча колачларлык итеп икешәр ноутбук урнаштырылачак һәм алар башыннан ахырына кадәр барысын да яздырып барачак. Һәр аудиториядән язмалар белем бирү сыйфаты мониторингының Республика үзәгенә тапшырылачак. Аларны анда карап чыгачаклар.
"Алдагы елларда 9 сыйныфны тәмамлаучы ба-ла имтиханын бирә алмаса, аны кабат традицион формада тапшыра иде. Хәзер алай түгел, диләр. Анысында да икеле ал-са, нишләргә?
В. ВАСИЛЬЕВА.
Буа шәһәре"
Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА:
- Чыннан да, бу очракта укучы имтиханын икенче тапкыр да имтихан үткәрү пунктында төп дәүләт имтиханы формасында кабат тапшырырга тиеш булачак. Башта августта, аннан соң сентябрь аенда.
"Тугызынчыдан соң имтихан баллары билгегә күчереләме? Аттестатка нинди билге куела?
Н. ИВАНОВА,
Буа шәһәре"
Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА:
- Әйе, күчерелә. Аттестатка, икеле алмаган очракта, билгеле, укучы файдасына уртача арифметик билге куела.
"Төп дәүләт имтиханнарында рус теле белән математикага иң күп - 3 сә-гать 55 минут вакыт бирелгәнен беләм. Ә сайлау буенча имтиханнар никадәр дәвам итә?
Г. ГАЗИЗОВА.
Буа шәһәре"
Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА:
- Физика, тарих, җәмгыять белеме, биология фәннә-ре буенча 3 сәгать, информатикага 2 сәгать 30 минут, чит телләргә 2 сәгать 10 минут, химия белән географиягә 2 сәгать вакыт бирелә.
"Тугызынчыдан соң математика буенча имтихан биремнәре белән таныштырып китсәгез иде. Рус теленнән иншага ничә тема биреләчәк?
А. МАТВЕЕВ.
Буа шәһәре"
Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА:
- Математика буенча имтихан өч модульдән тора. Ан-да алгебрадан 11, геометриядән - 8, реаль математикадан 7 бирем бирелгән. Аларның 20сен база, 6сын катлаулырак дәрәҗәдә-геләр тәшкил итә.
Имтиханны уңышлы тапшырып, аттестат алу өчен 8дән кимрәк булмаган балл тупларга кирәк. Алардан 4се алгебра буенча, 2се геометрия һәм тагын 2се реаль математика буенча модульләрдән булырга тиеш.
Рус теленнән инша язу өчен 3 теманың берсен сайлап алырга кирәк булачак. Ул 150 сүздән, ә контроль-үлчәү материалдагы тагын бер бирем - изложение 70 сүздән кыска булмаска тиеш. Шулай ук тест биремнәре дә бар. Рус теле буенча минималь 15 балл тупларга кирәк.
"Быел унберенчеләр математикадан база һәм профиль бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачаклар. Икесе буенча да минималь балларны җыя алмаганда, аларны кабат биреп булачакмы? Икесен дә уңышлы бир-гәндә баллары кушып исәпләнәме?
И. ГАФУРОВА.
Буа шәһәре".
Илсур ХӘСӘНОВ:
- Бары тик база имтиханын биреп булачак. Икенче сорауга килгәндә, аларның баллары кушып исәпләнми. Монда тагын шунысын әйтәсе килә - техник вузларга, ягъни математика кирәк булган уку йортларына керү мөмкинлеген профиль имтихан гына бирә.
"Укучы сайлау буенча имтиханга килә алмаса, аны башка көнне бирә аламы?
В. НИКОЛАЕВ.
Буа шәһәре".
- Бары тик моңа нигезле сәбәпләр булганда гына ул имтиханны резерв көнне тапшыра ала.
"Былтыр бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча район арткы урыннарның берсенә төште. Хаталар өстендә эш ни рәвешле оештырылды?
Ә. ГАЯЗОВА.
Буа шәһәре".
Илсур ХӘСӘНОВ:
- Барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Кыскача итеп әйткәндә, укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә күпсанлы өйрәтү семинарлары үткәрелде. Алар "риск төркеменә" керүче-ләр һәм югары баллар җы-ючы укучылар белән ае-рым да оештырылды. Семинарларны район белгечләре дә, республика эксперт комиссияләр вәкилләре дә үткәрде. Белем бирү сыйфаты мониторингының Республика үзәге тарафыннан барлык фән-нәр буенча, кайберләрен-нән берничә тапкыр сынау имтиханнары оештырылды. Ел дәвамында аларның нәтиҗәләре яхшыра барды.
Сорауларга
җавапларны
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА
язып алды.
Имтиханнар буенча тагын сорауларыгыз туса, аларны безнең сайтка buinsk-tat.ru адресы буенча җибәрәгез.. Җавапларын бирәчәкбез.

Төп фото http://oby.by/obshhestvo/uvelichenie_sroka_dejstvija_itogov_egje_do_4_…, алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 16 апрель көнне район мәгариф идарәсе методистлары, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы ко...