Моны белү файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буалылар, йокларга иртәрәк ятыгыз
Күп кеше, эш күплеккә сылтап, йокларга соң ята, ә бу акрынлап сәламәтлекне какшата. 21.00-23.00 сәгатьтә баш мие ял итә. Йокларга кичке сәгать 11 дән соң гына ятканда, баш мие тиешенчә ял итә алмый. Әгәр кеше төнге 1 гә кадәр йокламый икән, аның акрынлап нерв системасы какшый. Төнге 3 кә кадәр...
-
1 Сентябрьгә әзерлек: беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?
Сентябрь якынлашуга, баласын I сыйныфка озатучы ата-аналар борчуга кала: барысын хәстәрләп өлгерербезме, ниләрне онытмаска? Мәктәп бусагасыннан атлап кергәннән соң баланың тормышы газапка әйләнмәсен өчен, бүгеннән үк нинди чаралар күрергә соң? Күпчелек ата-ана баласы мәктәпкә ияләшә алмый интегер дип тә борчыла, аңа ничек ярдәм итеп булуы турында уйлый. 1. Көн тәртибеннән...
-
Буалыларны гриппка каршы вакциналаштыру башланды
Район үзәк дәваханәсе табибы Резедә Җәләлова әйтүенчә, бүгенге көндә өлкәннәр өчен 2600 данә вакцина кайтарылды. Ул авылларга җибәрелде. Тиздән тагын 2 мең данә кайтартылачак. Ул шәһәрдә яшәүчеләрне прививкалаштыру өчен тотылачак. Буалылар 10 сентябрьдән яңа поликлиникадагы 220 кабинетка килеп гриппка каршы түләүсез прививка ясата алалар.
-
Буалы чыгарылышлар БДИ тапшыру өчен фәннәрне 1 февральгә кадәр сайларга тиешләр
Тугызынчылар исә төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайланган предметлар буенча гаризаны 1 мартка кадәр яза алалар. Укучылар гаризаны мәктәпкә, ә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы үткән еллар чыгарылышлары яшәү урыны буенча мәгариф идарәләренә китерәләр. Имтиханнар тапшыру процедурасы буенча сораулар килеп туганда дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8...
-
Буалылар кибетләрдә яңа бәяләмәләр күрәчәкләр
Роспотребнадзор кибетләрдә бәяләмәләрне ясауга яңа кагыйдәләр кертте. Алар буенча бәяләмәләр бертөсле, җицел укылышлы, суммалар күрсәтелгән кечкенә таблицалар рәвешендә булырга тиеш. Бәяләмәләр теләсә кайсы материалдан булса ярый, тик товарның исеме, сорты ачык язылырга тиеш. Сәүдә хезмәткәрләре мәгълүмат белән электрон табшицалар да куя, стендлар һәм утлы таблолар да файдалана алалар.
-
Буада территорияне тәртиптә тотмаган өчен штраф салына
Административ комиссия шәһәрне, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү һәм карап тоту Кагыйдәләрен буенча кызыл сызыктан соң төрле материаллар өю, урнаштыру, автотранспорт туктатып тору, юу, терлек-хайваннар, кош-кортлар чыгарып йөртү тыелуын хәбәр итә. Таләпләр үтәлмәгәндә гражданнарга 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Быелның 10 аенда барлыгы 65 протокол тутырылган, 77500...
-
“НАСКО” иминиятләштерү компаниясе агентлары хәзер клиентларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә өйрәтәчәкләр (+фото)
Иминиятләштерү компаниясе Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе клиентларның мал мөлкәтләрен иминиятләштергәндә янгын куркынычсызлыгы килеп чыгу очраклары турында мәгълүмат җиткерерү максатын күздә тотып, үзара килешү төзеделәр. Кыскасы, хәзер агентлар иминиятләштерү килешүе төзегәндә йорт, мунча, каралты-кураларны карап, янгын чыгу куркынычы булган фактлар турында кисәтәчәкләр. Ут чыгу куркынычы...
-
Буада иң аварияле тыкрыкта светофор урнаштырылды
Шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары киселешендә бүген светофор утыртылды. Иң күп ДТП теркәлгән, якында гына 1 номерлы мәктәп урнашкан участокта хәрәкәтне светофор көйли башлаячак. Яңа җиһаз федераль программа нигезендә түләүсез урнаштырыла. Аны тендерны откан Оренбург подрядчы оешмасы утырта. Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш...
-
Августта Буаның кайсы танылган кешеләре туган көн итә?
Августның соңгы көннәрендә Буа районында ике җитәкче туган көн билгеләп үтәчәк. Дөрес, әлегә юбилейлар түгел. 29 августта туган көне уңаеннан "Бола" ЧҖҖ җәмгыяте җитәкчесе Айдар Солтан улы Латыйпов котлаулар кабул итә. Аңа 42 яшь тула. Ә 57 яшен каршылаучы "Буа шикәре" ЧҖҖ директоры Валерий Трофимович Погребнойның туган көне 30 августта...
-
Август ахырында татарстанлылар өч көн ял итә
Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, республикада 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре дип игълан ителәчәк. 30 август - бәйрәм көне быел якшәмбегә туры килә һәм, хезмәт турындагы законга туры китереп, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шул рәвешле август ахырында...
-
Шәһәр автобусы маршруты “Светофорик” балалар бакчасы аша үтәргә мөмкин
Бу хакта чәршәмбе көнне Ял үзәгендә бакчага йөрүче, "садикка" чиратта торучы балаларның әти-әниләре белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләре буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтте. Әлегә җәмәгать транспортының "Светофорик"ка иртә-кич керәчәге генә билгеле, төгәл маршруты тәгаенләнмәгән. Ә "Светофорик" ачылгач шәһәрдә һәм Көнбатыш бистәдә эшләп килүче бакчаларның берсе дә...
-
140 урынлык «Светофорик» балалар бакчасына чиратны бетерерме?
Тагын бер атнадан Буаның Көнбатыш бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Анда 140 бала кабул ителәчәк. 1дән 2 яшькә кадәргеләр өчен 24, 2дән 3 яшькә кадәргеләр өчен 24, 3-4 яшьлекләр өчен 23, шул ук санда 4-5 һәм 5-6 яшьлекләр өчен төркемнәр булачак. Шулай ук 6-7 яшьлекләр өчен 23 урынлык әзерлек төркеме...
-
Ни өчен туннар бер кышта туза? Гастрольләргә чыккан сату-күргәзмәләрдән сатып алыргамы-юкмы?
"Буа районы Теңкәш авылында яшәүченең Удмурдстаннан килгән ярминкдә сатып алган 40 мең сумлык норка туны берничә айдан туза башлады. Нурвахит авылында яшәүче хатын-кыз Краснодар ягыннан килгән сатучылардан 41 мең сумлык кыйммәтле мехлы тун алып калган иде. Беркүпмедән соң ул, саклап кына киюгә карамастан, аерылып төште. Тәтешле хатын-кызның Яшел Үзәннән килгән...
-
Су коенганда сак булыгыз!
Кйннәр җылына башлауга халык елга, күл буйларына су коенырга ашыга. Күңелсез хәлләр булмасын өчен берничә киңәшне тоту сорала: Йөзә белмәсәгез суга кермәгез, бигрәк тә елга, күлнең тирән урыннарына. Рөхсәт ителгәе, кеше күп йөри торган урыннарда гына коенырга тырышыгыз. Озак кояшта кызынгач, ашагач, хәл булмагач суга сикерергә ярамый. Яшенле һәм көчле...
-
Татарстанда көчле җилләр көтелә
Республикада аномаль кызу һава торышы урнашты. Көндезге температура плюс тамгасы белән 29-34 градуска җитә.Сүз уңаеннан бу климатик нормадан 9 һәм аннан күбрәк градуска югары.Республика гидрометцетры кызулар аркасында көчле җилләр кузгалуын да хәбәр итә. Шулай ук янгын куркынычы да зур булып кала.