Моны белү файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Напольная урамыннан "заправка"га юл бикле
-Хәзерге вакытта шәһәрнең Напольная урамында Ёфремовтан алып "Резеда" ресторанына кадәр арада юл бүлеп алынган. Әлеге участокта Водоканал җәмгыяте җирне казып су торбалары сузалар.Шул сәбәпле бу урыннан ягулык салу станциясенә узып булмый.
-
Буаның Бебель урамыннан әйләнеч юлга чыгу урынында ике граната табылды
Коралларны көндезге беренче яртылар тирәсендә шул тирәдә эшләүче геодезистлар күреп алалар һәм 112 коткару номерына шалтыраталар. Казаннан саперлар килгәнче (алар өченче яртыларда Буада иделәр) әлеге урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрне дә, җәяүлеләрне дә якын җибәрмәделәр. Шуннан ерак түгел полиция, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм экипажлары кизү торды. Саперлар гаранаталарның "РГД-5" өйрәнү гранатлары...
-
Татарстанда 19 кешене талпан тешләде
Түбән Камада - 4, Алабугада -3, Нурлат, Әлмәттә - 2шәр, Зәй, Югары Ослан, Менделеев, Баулы, Мамадыш, Лаеш районнарында берәр очрак булды. Безнең районда, бәхеткә, әле бер факт та теркәлмәгән. Ә Россия Федерациясенең 70 регионында талпан энцефалиты белән авыручылар күбәйде. Мәгълүмат «Тема Казань» сайтыннан алынды.
-
Буа үзәк дәваханәсе поликлиникасы Май бәйрәмнәрендә ничек эшли
1, 3, 4, 9, 10 майда дәваханә поликлиникасы ял итәчәк. 2 һәм 11 майда поликлиникада көндезге 12 сәгаткә кадәр терапевт, хирург, стоматолог, педиатрның кизү торуы оештырылачак, алар авыруларны кабул итәчәк. Шулай ук процедура кабинеты да эшләячәк.
-
Шикәр заводы бистәсе мунчасының ишеген ачканнар
"Мунчаның ишекләре ачылган, анда нәрсәдер эшлиләр", дип хәбәр иттеләр шул тирәдә яшәүчеләр редакциягә. Үз чиратыбызда, шикәр заводы мунчасында нинди эшләр баруын белешергә теләп, предприятие директорының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, ялланган эшчеләр мунчаның эчен чистартып чыгарганнар. Мунча газ ягып җылытуга күчереләчәк. Шуның өчен аерым пар...
-
Шәһәрнең Ефремов урамында күпкатлы йортлар алдындагы рәшәткәләр сүтелә
Шәһәрнең Ефремов урамында күпкатлы йортлар алдындагы рәшәткәләр сүтелә Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева белдерүенчә, рәшәткәләр артында күпкатлы йортларда яшәүчеләр санкцияләнмәгән яшелчә бакчалары оештырганнар. "МППЖКХ" җәмгыяте эшчеләре алга таба Р. Люксембург, Арефьев урамындагы йортлар алдындагы рәшәткәләрне дә сүтеп төяп китәчәкләр. Коймалар алынган урыннарда тротуарлар ясалачак.
-
Барысы да бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнары турында
16 апрель көнне район мәгариф идарәсе методистлары, бердәм дәүләт имтиханын үт-кәрү буенча җаваплы координатор Илсур ХӘСӘНОВ һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Илсөяр ЗАҺРЕТДИНОВА турыдан-туры элемтәдә булып, сайт укучыларыбызның имтиханнарга кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләре ту-рында хәбәр иткән идек инде. Буалыларны анда актив булдылар дип әйтеп булмый. Ә җиткерелгән...
-
Зур Фролово авылы мәктәбенә Советлар Союзы Герое Петр Григорьевич Шафранов исеме бирелә.
Петр Григорьевич Шафранов Гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында артиллерия полкы командиры, 249нчы укчы дивизиянең артиллерия начальнигы, 16нчы гвардия укчы дивизия командиры, 36нчы гвардия укчы корпусы командиры, 5нче армия командиры булган. 1944-45 елларда 3нче Белоруссия һәм 1нче Украина фронтлары составында 31нче армия белән командалык иткән. Сугыштан соң Петр Григорьевич...
-
Гөлнур Айзетуллованың яңа китабы "табадан төште"
"Әманәт" исемле китапның авторын "Идел-Пресс" нәшриятында беренче басманы алып чыккан чагында "эләктереп" алдык. Җыентыкка унике хикәя, ике повесть кергән, алар реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Геройларның прототиплары Буада, Апаста, Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм Башкортостанда яшиләр. Китап 1000 данәдә басылган.
-
Нинди очракта товар яңасына алыштырыла ала
Сайтны укучыларның товарны алыштыруга кагылышлы сорауларына җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә. "Телефон сатып алдым һәм инде өченче тапкыр ремонтка бирдем. Кибетче аны ничә тапкыр ремонтка җибәрә ала? Телефонның әле гарантия вакыты чыкмаган, шуңа да мин аны яңасына алыштыруларын...
-
Яңа үрнәктәге полисны ничек алырга?
"Медицина иминиятләштерү полисын алу өчен алдан электрон язылырга ки-рәк, дип ишеттем. Полис алу озак вакыт таләп итәме, кулыңда нинди документлар булу шарт? Әлегә аның иске үрнәктәгесе гамәлдәме? Гөлназ КАМАЛОВА. Буа шәһәре." Әлеге сорауга "Ак Барс-Мед" иминият-ләштерү компаниясенең Буадагы филиалы директоры Елена ӘХМӘТҖАНОВА җавап бирә: -Иминиятләштерү полисларының яңа үр-нәктәгеләрен алырга теләүчеләр...
-
ДӘВАХАНӘНЕҢ ҮЗ ГАЗЕТАСЫ
"РАЙОН ҮЗӘК ДӘВАХАНӘСЕ" дигән газета чыгарыла башлады үзәк дәваханәдә. Ул айга бер тапкыр чыга, анда дәваханәдәге яңалыклар, мөһим даталар, авырулар һәм аларны профилактикалауга багышланган язмалар урын алачак.
-
Киләчәк һөнәрне сайларга
Югары сыйныф укучылары өчен уку урыннарына вакансияләр ярминкәсе оештыра шөгыль үзәге. Сезне 26 мартта 10нан 12 сәгатькәчә Ял үзәгендә көтәләр. Фото http://mail.обжейка.рф/index.php/news/education/4292-shkolnikov-prigla… сайтыннан алынды.
-
Эшмәкәрләр белән очрашу
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча агымдагы елның 24 мартында 15 сәгать 30 минутта район Советының киңәшмә залында Татарстан Республикасының Икътисади министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләте, Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрләр субъектлары белән очраша. Фото http://www.vestikavkaza.ru/tags/Малый бизнес/ сайттан алынды.
-
Китапханә өйгә килә
Китапны һәм мәгълүматны һәр укучыга җиткерү максатында китапханәдә өйгә барып хезмәт күрсәтү оештырылды, ягъни өй абонементы булдырылды. Китап укырга теләгән, әмма китапханәгә килергә сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән һәр кешегә китапханәчеләр китаплар, газета-журналлар белән үзләре киләчәкләр. Моның өчен районның һәр китапханәсендә атнаның бер көне - чәршәмбесе билгеләнде. Укучылардан 3-23-60 телефон номеры буенча...