Буаның Бебель урамыннан әйләнеч юлга чыгу урынында ике граната табылды
Моны белү файдалы

Буаның Бебель урамыннан әйләнеч юлга чыгу урынында ике граната табылды

Коралларны көндезге беренче яртылар тирәсендә шул тирәдә эшләүче геодезистлар күреп алалар һәм 112 коткару номерына шалтыраталар. Казаннан саперлар килгәнче (алар өченче яртыларда Буада иделәр) әлеге урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрне дә, җәяүлеләрне дә якын җибәрмәделәр. Шуннан ерак түгел полиция, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм экипажлары кизү торды. Саперлар гаранаталарның "РГД-5" өйрәнү гранатлары...


Коралларны көндезге беренче яртылар тирәсендә шул тирәдә эшләүче геодезистлар күреп алалар һәм 112 коткару номерына шалтыраталар. Казаннан саперлар килгәнче (алар өченче яртыларда Буада иделәр) әлеге урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрне дә, җәяүлеләрне дә якын җибәрмәделәр. Шуннан ерак түгел полиция, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм экипажлары кизү торды. Саперлар гаранаталарның "РГД-5" өйрәнү гранатлары булуын ачыкладылар. Алар коралларны Казанга алып киттеләр.



Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Коралларны көндезге беренче яртылар тирәсендә шул тирәдә эшләүче геодезистлар күреп алалар һәм 112 к...

Нет комментариев